Сентябрьнең соңгы якшәмбесендә илебездә Машина төзүчеләр көне билгеләп үтелде.
Николай Максимов – слесарь-ремонтчы
Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе мактаулы исеменә лаек булган Нико-лай Максимовның заводтагы хезмәт эшчәнлеге 21 ел белән исәпләнә.
Аңа кадәр ул шәһәрнең модуль заводында хезмәт куйган. Егәрле елларын слесарь-ремонтчы һөнәренә биргән ир-егетнең гомуми стажы – 44 ел.
Николай Александровичка “монда тудым, монда үстем, монда хезмәт иттем”, дигән халык гый-барәсе бик тә туры килә. 60 яшьлек ир-егет районыбызның Керәшен Мәлеме авылыннан. Ул шәһәрдәге машина төзүчеләр техникумын тәмамлагач та модуль заводына слесарь-ремонтчы булып эшкә килә. Ә инде әлеге предприятие ябылыр алдыннан автоагрегат заводына ремонтчылар цехы башлыгы Олег Золотухин чакыруы буенча килә.
Күңелгә ятышлы хезмәт
“Мин Олег Александровичка бик рәхмәтле, күңелем яратып башкара торган эшкә дәште. Гади техниканы төзекләндерүдән башланган хезмәтемнән катлаулы станокларны тиз арада ре-монтлаучы булдым. Хәзерге вакытта заводта 6нчы разрядлы слесарь-ремонтчымын. Шәһәрдәге көллиятне тәмамлаган яшь егетләр дә безгә эшкә килә. Аларны үземнең остазларым миңа ничек булсалар, шулай эш рәтенә өйрәтергә омтылам”, – ди Николай Максимов, хезмәте белән горурланып.
Ул машина төзүчеләр техникумын 1988 елда тәмамлый, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Ә хезмәт кенәгәсендә аның башыннан алып бүгенге көнгә кадәр слесарь-ремонтчы дигән белгечлек тора.
– Станокларның, башка техник җайланмаларның өзеклекләрсез эшләве тулысынча безнең бүлек хезмәткәрләренә бәйле. Эшебез һәр көн инструктаж алудан башлана, заводта имин хезмәткә игътибар зур. Планлы эшләр башкару безнең карамакта, ә инде тиз арада төзексезлекне бетерү кирәк булганда, без шул урынга, станокларны тиз арада сафка бастырырга ашыгабыз, – дип сөйли ул көндәлек эше турында.
Николай Максимов тормыш иптәше белән Зәйдә яши, ике кызлары Чаллыда төпләнгән.
Нет комментариев