Балачак иленнән китмәгән
Зәйнең үзәк китапханәсендә «Әдәбият. Илһамият. Мәдәният» проекты кысаларында балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова белән очрашу узды.
Автор тамашачыларны иҗатындагы яңалыклар белән таныштырды. Очрашуга аның ире Сирин Шәрәпов та килгән иде. Бергәләп алар тормышларында булган кызыклы хәлләр турында да сөйләделәр.
Йолдыз Шәрәпова әдәби очрашуга килгән укучыларны, китапханәчеләрне, кунакларны үзенең ягымлы елмаю белән каршы алды. Ә аның тыйнак, шул ук вакытта заманча образы күпләрне сокландыргандыр. Өстенә ак күлмәк, аягына милли бизәкләр чигелгән туфли, башына ак яулык һәм калфак кигән, муенында — энҗе төймә таккан гүзәл ханымга сөбханалла, дип бакты күзләр.
Кичә дәвамында ул балаларны, китапханәчеләрне «үзенә генә каратып тотты» дисәм, ялгышмам. Автор үзенең иҗатын бик яхшы белә. Аның шигырьләрен сөйләгәндә каушап туктап калган малай, кызларга ярдәм итеп тә җибәрде. Кичәгә күпчелек Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе укучылары чакырулы иде.
"Балалар үзләренең күңеленә хуш килгән шигырьне сайлыйлар, шигырьләремнең популяр булуларын, ятланган шигырьләргә карап аңлыйм",- ди каләм иясе.
Йолдыз Шәрәпованың шигырьләре җиңел, аңлаешлы тел белән язылган. Үзе сөйләвенчә барысы да тормыштан алынган, аларда бер генә ясалмалык та юк. Чөнки ул үзе дә биш бала әнисе. 4 малай һәм 1 кызлары бар.
«Балаларымның ничек үскәнен күрдем, аларның эчке дөньясын яхшы аңлыйм»,- ди автор.
Йолдыз Шәрәпова бүгенгә 20 китап авторы, күпсанлы әдәби премияләр иясе, ТР Язучылар берлеге әгъзасы. Аның шигырьләре күпчелек — туган тел, туган як, гаилә, мәктәп, авыл, интернет заманасы темаларына язылган. Шигырьләре аша ул сабыйларны тәрбияли, ак белән караны аерырга өйрәтә.
Балалар шагыйрәсенең тормыш иптәше Сирин әфәнде дә тамашачыларны гаиләләрендәге хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырды.
Биш баланың иң кечкенәсен алар үз гаиләләренә тәрбиягә алганнар. Балалары һәрберсе күңеленә хуш килгән эш белән шөгыльләнәләр, олы уллары театрда уйный, икенчесе инженер, ә ике кечкенә уллары техника ремонтлау өлкәсендә эшлиләр икән. Кызлары Әдилә матурлык салонында эшләүне сайлаган. Шәрәповларның инде ике оныгы да үсеп килә. Киләчәк иҗатымда аларның «кыланмышларына» кагылышлы шигырьләремне көтегез дип шаяртып белдерде Йолдыз ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев