Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Аксар авылы китапханәсендә «Яраткан әкият геройлары» район балалар фестиваль–конкурсы үткәрелде

Кичә өчен татар халык әкиятләреннән торган «Әкият иленә сәяхәт» , ”Китаплы балачак илендә”, ”Тәгәри китте йомгагым” исемле китап күргәзмәләре оештырылды.

 “Әкият геройлары безнең арада” дип исемләнгән кулдан эшләнгән әкият геройлары оста куллар күргәзмәсе килгән тамашачыларны үзенә җәлеп итте. 
Балалар башкаруында әкиятләр турында флешмоб һәр әкияттән өзек күрсәтү белән бәйләп барылды. Егет-Былтыр - Шүрәлене - Хисамов Зөфәр һәм Миннекаев Рамазан, малай белән су анасын - Баязитов Дима һәм Миннуллина Гүзәлия, Убырлыны - Динмухаметова Лилия, Торна белән төлкене - Баязитова Вероника һәм Ходжаева Рената, крокодилны - Миннуллина Энҗе, Юлбарысны - Нургалин Илнар, керпене - Баязитов Саша, әтәчне - Тимерханова Софья, бүре белән кызыл калфакны - Хисамов Алмаз һәм Абзалова Зилә, аюны - Сафиуллин Самир зур осталык белән, чын артистларча башкардылар. 
Әкият язучыларның китаплары олы форматта сәхнә алдына куелды. 
 «Мин - әкиятче» ачык микрофон номинациясендә Насибуллина Адилә А. Алишның «Бик батыр белән Бикуркак» , Миннекаев Рамазан татар халык әкияте “Тутый кош”ны яттан өйрәнеп рольгә кереп, сәнгатьле итеп сөйләделәр. Г. Тукайның “Бала белән күбәләген” Ходжаева Рената белән Миннекаев Рамазаннар башкаруында тамашачы бик җылы кабул итте. 
Кичә барышында алып баручы, тамашачылар белән «Әкият героеның исемен әйт», “Бәхетле очрак”, уеннары уйнатты. “Мәкаль әйтеш” уены исә бик кызыклы булды. Мәкальнең беренче яртысы алып баручының телендә, икенче яртысы яулыкка төргән төендә. Яулык тигән кеше тиз генә шул мәкальнең икенче яртысын әйттеләр. Әйтә алган кеше мәкаль төенен чишкән дип саналды. 
Балалар белән татар халык әкияте “Кәҗә бәтиләре һәм бүре” әкият-тамашасын сәхнәләштереп куйдык. Рольләрдә: кәҗә-Айгөл Гумерова Бәтиләр: Шәйхиева Мәдинә, Мухаметдинова Дилбәр, Баязитова Вероника, Абзалова Ләйлә һәм Зилә, Миронова Диана, Гарифуллина Зәринә. Бүре ролендә Хисамов Алмаз, аю - Сафиуллин Самир. Һәрбер әкият герое үз ролен бик оста башкардылар. 
«Авыл чәче» конкурсында Вероника белән Софья татар кызына матур итеп чулпылар кушып, толым үрделәр. 
Әкият бәйрәмебез “Әкиятләр тылсымлы һәм кызыклы” дигән җыр белән тәмамланды. Соңыннан теләге булган һәркем “Тере әкият геройлары” фотозонасында фотога төштеләр. Бәйрәмдә катнашкан балаларга Зәй үзәкләштерелгән китапханәләр системасының балалар бүлеге җитәкчесе Ахметова Р. В. рәхмәт сүзләрен җиткереп дипломнар тапшырды. Балалар, тамашачылар бәйрәмнән җылы хисләр белән таралышты.
Зөһрә Бәхтевалиева.
Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев