Знаменскида хезмәт итүче Зәй районы солдатлары хәрби ант бирде
Зәй делегациясе Әстерхан өлкәсенең Знаменск хәрби частендә хәрби ант кабул итү тантанасында катнашты.
10 августта Зәйнең 8 егете өчен истәлекле чара булды - яшь солдатлар хәрби ант кабул иттеләр.
Бу мөһим чарада Зәй районы җитәкчелеге, егетләрнең әти-әниләре һәм якыннары катнашты. Делегацияне Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов җитәкләде.
Зәйдән баручылар хәрби часть җитәкчелеге белән очрашты, солдатларның хәрби ант кабул итү тантанасында катнашты.
Разиф Галиевич Зәй егетләрен сәламләп, аларны мөһим вакыйга — ант кабул итү тантанасы белән котлады, уңышлы хезмәт итүләрен, тыныч күк йөзе, исән-сау кайтуларын теләде. Хәрби частьтә шулай ук район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район хәрби комиссариатыннан белгеч-эксперт Георгий Борисов та булды.
Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәре хәрби часте белән Зәй районы 2007 елдан хезмәттәшлек итә. Бу вакыт эчендә районнан 350дән артык егет әлеге частьтә хезмәт иткән. 2025 елның язында 75376нчы хәрби часть сафларына Зәйдән тагын хәрби хезмәткә алынучы 12 егет кушылды.
Фото муниципаль район сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев