Зәйнең “Теремкәй” балалар бакчасы “Беренчеләр хәрәкәте” республикада үрнәк
Бүген Зәйнең “Теремкәй” балалар бакчасында республиканың “Беренчеләр хәрәкәте” эшчәнлеген балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында да активлаштыру максатындагы пилот проект семинар – практикумда каралды.
Аның эшендә Татарстан Рәисе ярдәмчесе, “Беренчеләр хәрәкәте”нең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, аның урынбасары Ләйсән Засыпкина, төбәк хәрәкәте советы белгече Ландыш Фазуллина, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнаштылар.
Семинарда сәламләү сүзе белән чыгыш ясаган Петр Сергеевич, бүгенге көндә Зәй районы балалар бакчаларының 11ендә “Беренчеләр хәрәкәте” пилот проекты эшләвен белдерде.
“Без үзебез максатчан иделогия нигезендә тәрбияләнгән буын буларак, октябрятлар, пионерлар, комсолмоллар булган кешеләр, шуңа да “Беренчеләр хәрәте”нең яшь буынны бердәм эшләргә рухландыруын сөенеп кабул итәбез. Районда бу уңайдан нәтиҗәле эш бара, балалар бакчаларыннан ук сабыйларны активлар, үз Ватанының патриотлары итеп тәрбияләү бик мөһим”, - диде ул.
Семинарны “Теремкәй” бакчасының өлкән төркем балалары искиткеч чыгышлары, мәгънәле шигырьләре, төбәгебездә яшәүче милләт халыкларының дуслыгын чагылдырулары белән ачып җибәрделәр. Тимур Җәүдәт улы “Теремкәй”дәге “Беренчеләр хәрәкәте” эшчәнлеген югары бәяләде.
- Сабый кешегә тәрбия бирүне без өлкәннәр үз гамәлләребезгә контроль ясап алып барырга тиешбез. Чөнки бала кеше зурларның һәр хәрәкәтен, һәр эшен губка кебек үзенә сеңдерә бара, өлкән кешегә охшарга тырыша. Коллективта тәрбияләнгән бала гел икенче мохиттә, тормышка әзерләнеп үсә. Шуңа да республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Беренчеләр хәрәкәте”н республикада балалар бакчаларыннан ук башларга фәрман бирде. Безнең максат, моңа кадәр һәр коллективта алып барылган тәрбия эшен күмәкләштереп, үзара аралашып, уртак фикердә, максатта эшләү. Чөнки бер уй-фикердә, бер-беребез гамәлләрен тулыландыру баланы гармониядә тәрбияләү мөмкинлеге бирә, - дип ассызыклады ул.
Шәһәрнең “Теремкәй” балалар бакчасы исә “Беренчеләр хәрәкәте”н районда сабыйлар арасында беренчеләрдән буларак эшләтеп җибәрде. Биредә балаларны күпмилләтле халыклар дуслыгын саклауга йөз тотып, һәр милләтнең гореф-гадәтләрен өйрәтеп, балаларга сеңдереп алып баралар.
Бакча мөдире Рәзинә Борһанова җитәкчелегендә тәрбияче-педагоглар һәр ел фасылында кайсы милләт вәкиле нинди бәйрәмнәр үткәрә, шуңа игътибар биреп чаралар оештыралар, көндәлек дәресләрдә кул эшләренә, халык авыз иҗатын өйрәтүгә зур урын бирәләр. Семинар барышында “Теремкәй”дәге әлеге эшчәнлек тәҗрибәсе башка бакчалар белән дә уртаклаштырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев