Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйнең махсус хәрби операция ветераннары «Абилимпикс» чемпионатында катнаша

Бүген - 26 июньдә, Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында «Абилимпикс» чемпионатының тантаналы ачылышы узды. Чара Россиянең 86 төбәгеннән 800 дән артык конкурсантны берләштерде.

Зәй районын Александр Высоцкий, Руслан Фәйзрахманов һәм Евгений Иванов тәкъдим итә. Аларны «Ватанны саклаучылар» фондының  Зәй филиалы социаль координаторы Наталья Зиннурова озата.

Ярышлар 21 компетенция буенча уза: эретеп ябыштыру һәм машина ремонтлаудан алып, БПЛА белән идарә итү, кулинария һәм массажга кадәр. Һәркем өчен индивидуаль күнегүләр планы эшләнгән.

Зәй ветераннары өчен төп этаплар иртәгә, 27 июньдә башлана. һөнәри сынаулардан тыш, алар өчен экскурсияләр һәм спорт чаралары әзерләнгән. Чемпионат 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк һәм Ватанны саклаучыларны реабилитацияләү һәм социаль адаптацияләүнең мөһим этабы булачак.

Фотолар "Ватанны саклаучылар фондыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев