Зәйлеләр Ринат Фәрдиевны искә алды
Быел да 15 июньдә - Ринат Шәех улы Фәрдиевның туган көнендә, үзе исемендәге ял паркында истәлекле билге янына туганнары, якыннары, район җитәкчеләре, ветераннар һәм бүгенге көнгә кадәр әлеге күпкырлы шәхес турында якты истәлекне саклаучылар җыелды. Исән булса аңа бүген 69 яшь тулган булыр иде.
Җыелган кунаклар аның турында җылы хатирәләр белән уртаклаштылар һәм истәлек билгесенә чәчәкләр салдылар.
Ринат Шәех улының бөтен хезмәт биографиясе Зәй районы белән тыгыз бәйләнгән. 1999 елның апреленнән тугыз ел Зәй муниципаль районы хакимияте башлыгы вазифасын башкара. Аның җитәкчелегендә социаль-мәдәни, торак-коммуналь мәсьәләләр уңышлы хәл ителә, мәгариф һәм спорт өлкәләрен үстерүдә һәм техник җиһазландыруда зур адымнар ясала. Ул эшләгән чорда Карамалы елгасының сазлыклы урыны искиткеч матур ял паркына әверелде.
Аның матур эшләре турында шәхесне искә алу чарасында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, элеккеге хезмәттәшләре дә якты хатирәләре белән уртаклаштылар.
Ринат Фәрдиев – Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Фидакарь хезмәт өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре белән бүләкләнгән, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары Советы Президиумы әгъзасы булган. 2000-2004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев