Зәйлеләр республиканы Магнитогорск шәһәрендә узучы Сабантуйда лаеклы тәкъдим итә
Бүген Чиләбе өлкәсенең Магнитогорский шәһәрендә Сабантуй уза.
Биредә 400 меңнән артык кеше һәм 92 төрле милләт вәкиле яши. Татарлар аз – нибары 5 процентны тәшкил итә, әмма милли традицияләрен саклап калулары сөендерә.
Сабантуй – чәчү тәмамлану генә түгел, ә бердәмлек, дуслык һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт символы, ә быел ул аерым әһәмияткә ия, чөнки Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы шигаре астында уза.
Бер генә Сабантуй да милли уеннардан һәм күңел ачулардан башка үтми. Быел да бәйрәм кунаклары күзләрен бәйләп чүлмәк ватуда, капчык киеп йөгерүдә һәм башка уеннарда үзләрен күрсәтә алды, балалар өчен махсус уен мәйданчыклар оештырылды.
Спорт өлешендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командаларының волейбол уены, армрестлинг һәм, әлбәттә, көрәш тәкъдим ителде. Тагын бер традиция – ат чабышлары, әмма шәһәр җирендә бу тамашаны оештыру җиңел түгел, шуңа күрә бәйрәм кунаклары өчен күрсәтмә программа белән «Кентавр» клубы спортчылары чыгыш ясады, алар атларда акробатик номерлар һәм конкурслар күрсәтте.
Магнитогорский Сабантуеның быелгы яңалыгы – өч метрлы гигант түбәтәй чигү. Бу гадәти булмаган экспонат Магнитогорск туган якны өйрәнү музеена тапшырылачак.
Бөтен Россиягә билгеле булган металлурглар шәһәренә Зәйдән 70ләп кешедән торган делегация килде. Сәфәрне район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин җитәкләде. Зәй үзешчәннәре, вокаль-хореография ансамбльләре көн дәвамында металлургларны җырлары, биюләре һәм татар халкының йолаларын күрсәтүләре белән сөендерделәр.
Зәйлеләр магнитогорскилыларга милли бәйрәмнең бөтен матурлыгын һәм үзенчәлеген тапшырырга тырыштылар.
Сабантуйда Зәй районы үз мәйданчыгын урнаштырды. Зәй ишегалды яныннан беркем дә битараф уза алмый, ул чын мәгънәсендә Сабантуйның бизәге булып тора. Мәйданчык үзе декорацияләрнең һәм кечкенә архитектура формаларының төрлелеге белән җәлеп итә, аларны якынрак карау һәм фотога төшү теләге туа.
Зәй коллективлары бәйрәм кунакларына яхшы кәеф бүләк итә, аларны гармун чыңына бергәләп биергә җәлеп итәләр. Биредә үк тәмле коймак, үлән чәйләреннән авыз итәргә дә мөмкин. Шулай ук төрле эчлекләр сылап кыстыбый әзерләүгә өйрәтүче, урама пешерергә өйрәтүче мастер-класс та эшли.
Зәйләрнең кунакчыллыгын Магнитогорск шәһәре башлыгы Сергей Бердников та югары бәяләде.
“Мин Сабантуй бәйрәмен бизәп, шундый матур мәйданчык оештырган зәйлеләргә бик рәхмәтле, алга таба да безнең арада бу дустанә мөнәсәбәт яшәсен, ныгысын. Бүген Сабантуена күпләр гаиләләре белән, балалары белән килде. Алар исә безнең милли традицияләребезне күреп, белеп, буыннан-буынга дәвам иттерсеннәр”, — диде Сергей Бердников.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев