Бүген мөселманнар өчен изге бәйрәм - Корбан гаете.
Районыбыз мәчетләрендә дә шул уңайдан гает намазлары укылды, һәр йортта дини йолалар башкарылды, кайнар табаларда коймаклар чыжлады.
Ислам календаре буенча Корбан бәйрәме Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә башлана. Ибраһим пәйгамбәребездән килгән гадәт буенча, бу бәйрәм көннәрендә мөселманнар корбан чалалар. Корбан сүзенең мәгънәсе "якынаю, "Аллаһка якынайта торган нәрсә" дип бирелә.
Шуңа да бу изге гамәлгә күпләр кушыла.
Нет комментариев