Зәйлеләр Казан Сабантуенда катнаша
Район башлыгы Разиф Кәримов катнашында 150 кешедән торган Зәй делегациясе быел да Казан Сабантуен гөрләтә. Бәйрәм Тынычлык бистәсе Каенлыгында бара.
Республиканың 11 районы үзенең кечкенә ишегалларын оештырган. Һәркайсы бәйрәм кунакларына тормыш-көнкүрешен, йолаларын тәкъдим итә. Төп капкадан ук чарага килгән рәсми кунакларны традицион рәвештә чәкчәк белән каршы алдылар, соңрак алар барлык хуҗалыклар белән дә танышып чыкты.
Зәй ихатасы ерактан ук үзенең бай, купшы булуы белән бәйрәм кунакларын җәлеп итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка хөрмәтле кунаклар Зәй районы ишегалдында булды. Милли киемле кызлар сый-нигъмәтләр белән каршы алды үзләрен.
Келәмдә көрәшчеләр бил алышканны Татарстан Рәисе зур кызыксыну белән күзәтте.
Көн дәвамында Зәй ишегалдыннан халык өзелмәде. Татарстанлылар гына түгел, илебезнең башка төбәкләреннән килүчеләр дә, чит ил кунаклары үз итте безнекеләрне.
Гореф-гадәтләребезне тасвирлаучы, районыбызның якты йөзен чагылдыручы экспонатларга бай булды ишегалды. Махсус урында кызлар кыстыбый пешерү осталыкларын күрсәтеп, кунакларны милли ашларыбыз белән сөендерделәр. Бәрәңге, тары ярмасы, кәбестә, кабак белән әзерләнгән телне йотарлык кыстыбый күпләрнең күңеленә хуш килде.
Быел бәйрәм кунакларына кайнап торган майда кабартма да пешереп күрсәттеләр. Милли ризыкларны татып карарга озын чиратлар җыелды.
Сабантуе мәйданында чын авыл өйләрендәге кебек ягылган мичтә коймак пеште, самавыр кайнады. Зәй кызлары әзерләгән чәй өстәле яныннан чын бәйрәм рухы сизелә иде.
Көн дәвамында сәхнәдән Зәй үзешчәннәренең ямьле җырлары яңгырады. Татарстан халкы ел буена көтеп алган бәйрәмнең минутын да бушка сарыф итмичә, рәхәтләнеп күңел ачты. Җырчыларыбыз Ясмин, Айдар Сөләйманов, Марат Галимов моңлы тавышы белән күпләрне сөендерде.
Кечкенә йортларда районыбызның аш-су, кул эшләнмәләре осталары үз эшләренең иң-иңнәрен тәкъдим итте.
Зәй ихатасы башка район мәйданчыкларыннан чын мунчасы белән дә аерылып торды.
Бар яктан уңган, һәр тармакта алдынгы Зәй районын күпләр белә. Халкының матур эшләренә сокланалар, шуңа да республикакүләм чараларга чакырып кына торалар, үзебездә дә еш уза алар. Ә республика Сабантуенда катнашу – үзе зур дәрәҗә.
Бәйрәмнең төп өлеше – Тынычлык бистәсенең үзәк мәйданында дәвам итте. Милли бәйрәмебезнең тарихы һәм асылы турында театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Быел ул аеруча зурлап оештырылган. Анда 800дән артык артист җәлеп ителгән.
Рөстәм Миңнеханов бәйрәм кунакларын сәламләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев