Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйлеләр «Изге Болгар җыены» нда катнашты

Ел саен май аенда мөселманнар бөек вакыйганы — Идел Буе Болгары 922 елда Ислам динен кабул итүен искә алалар.

Бүген Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1103 еллыгына багышланган «Изге Болгар җыены-2025» узды. Олы бәйрәмдә зәйлеләр дә катнашты.

Җыенның тантаналы өлешендә, шулай ук, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе, Баш мөфти, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Нәфигулла Аширов чыгыш ясады. Ахырдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин сүз алды. Чыгышыннан соң ул барлык кешене өйлә намазына чакырды. Җыенда катнашучылар Җәмигъ мәчете каршындагы мәйданга өйлә намазына кузгалды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев