Зәйлеләр якташ хәрбиләргә машиналар, тәгәрмәчле мунча җибәрде
Яңа ел бәйрәме алдыннан хәрбиләрнең рухын күтәрү, аларны туган як җылысы белән җиңүгә омтылдыру өчен күчтәнәч, бүләк, көнкүреш, башка кирәк-яракларны төягән 20 тонналы ике зур фура 15 декабрьдә ерак юлга кузгалды.
Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, предприятие-оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, зәйлеләр килде.

-Һәркемнең үз фронты. Без – тылдагылар Җиңүне якынайту өчен барысын да эшлибез. Хәрбиләребез нинди һава шартлары булуга карамастан, үзләрен аямыйча, безнең киләчәгебез өчен көрәшә. Без биредә аларның проблемалары булмасын өчен барысын да эшләргә тиеш. Хәрби егетләребездән, аларның командирларыннан кергән заявкалар йөз процент үтәлде. Әлеге игелекле эштә үзеннән өлеш керткән һәр кешегә рәхмәт белдерәм, - диде район башлыгы Разиф Кәримов, чыгыш ясап.
Гуманитар ярдәм бу юлы яңа урында – шәһәр ипподромында җыелды.

Запорожье юнәлешендә хезмәт итүче якташларыбызга ике машина – “УАЗ-буханка” һәм “ВАЗ-2102”, Донецк юнәлешенә прицепта тәгәрмәчле мунча җибәрелде. Хәрбиләргә җыелган гуманитар ярдәм арасында төзелеш материаллары, су һәм ягулык мичкәләре, электр генераторлары, медицина һәм аптечка җыелмалары, маскировка челтәрләре, запас частьләр, окоп шәмнәре һ.б.лар бар. Моннан тыш, Зәй хәрбиләре Яңа ел бәйрәменә исемле посылкалар да алачак. Егетләребез район-шәһәр яңалыкларыннан хәбәрдар булып торсыннар өчен “Зәй офыклары” белән ”Новый Зай” газеталары да җибәрелде.
Гуманитар йөк шәһәр-район предприятиеләре-оешмалары, зәйлеләр көче беләр җыелды. Йөкне төяргә политехника көллияте студентлары ярдәм иттеләр.

Гуманитар конвойны яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Руслан Романов, “Зәй җылысы” хәйрия фонды җитәкчесе Марат Кыямов, эшмәкәр Марсель Миңнеханов озата киттеләр. Машина руле артында тәҗрибәле йөртүчеләр Виталий Софин һәм Иван Фадеев.
Барысы да Җиңү өчен, егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтулары өчен!
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев