Зәйлеләр – башкала Сабантуенда
Район башлыгы Разиф Кәримов катнашында 150 кешедән торган Зәй делегациясе быел да Казан Сабантуен гөрләтә.
Тынычлык бистәсе Каенлыгында узган Сабантуйда татар ихатасы эшләде. Анда республиканың 11 районы кечкенә ишегаллары оештырган. Һәркайсы бәйрәм кунакларына үзенең тормыш-көнкүрешен, йолаларын тәкъдим итте.
Зәй ихатасы ерактан ук үзенең бай, купшы булуы белән бәйрәм кунакларын җәлеп итте.
Гореф-гадәтләребезне тасвирлаучы, районыбызның якты йөзен чагылдыручы экспонатларга бай булды ишегалды. Махсус урында кызлар кыстыбый,урама пешерү осталыкларын күрсәтеп, кунакларны милли ашларыбыз белән сөендерделәр. Бәрәңге, тары ярмасы, кәбестә, кабак белән әзерләнгән телне йотарлык кыстыбый әзерләүчеләр янында озын чиратлар җыелды.
Сабантуе мәйданында чын авыл өйләрендәге кебек ягылган мичтә коймак пеште, самавыр кайнады. Зәй кызлары әзерләгән чәй өстәле яныннан чын бәйрәм рухы сизелә иде.
Көн дәвамында сәхнәдән Зәй үзешчәннәренең ямьле җырлары яңгырады. Татарстан халкы ел буена көтеп алган бәйрәмнең минутын да бушка сарыф итмичә, рәхәтләнеп күңел ачты. Җырчыларыбыз Ясмин, Айдар Сөләйманов моңлы тавышы белән күпләрне сөендерде.
Кечкенә йортларда районыбызның агач эшкәртү, аш-су, кул эшләнмәләре осталары үз эшләренең иң-иңнәрен тәкъдим итте.
Зәй ихатасы башка район мәйданчыкларыннан чын мунчасы белән дә аерылып торды.
Бар яктан уңган, һәр тармакта алдынгы Зәй районын күпләр белә. Халкының матур эшләренә сокланалар, шуңа да республикакүләм чараларга чакырып кына торалар, үзебездә дә еш уза алар. Ә республика Сабантуенда катнашу – үзе зур дәрәҗә.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев