Зәйдән Хәлил Уразманов – республиканың иң алдынгы механизаторы
9 – 11 июльдә “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә “АГРОВОЛГА 2025” халыкара агросәнәгать күргәзмәсе эшли. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге, илнең төрле төбәкләреннән рәсми затлар һәм эре агробизнес вәкилләре катнаша.
Әлеге мәртәбәле чарага Зәй муниципаль районы делегациясе дә чакырулы.
9 июльдә “Агроволга-2025” кысаларында, тракторларны фигуралы йөртү буенча “МТЗ-ШОУ” республика чемпионаты узды. Анда Татарстан Республикасының барлык районнарыннан 49 механизатор катнашты. Безнең районнан анда “Зәй” агрофирмасы механизаторы Хәлил Уразманов һөнәри осталыгын күрсәтте. Һәм барлык биремнәрне төгәл, җитез үтәп 49 конкурсант арасында беренче урын алып җиңү яулады. Чемпионат җиңүчесенә төп приз - тагылмалы мотоблок тапшырылды.
Хәлил Уразманов районыбызның мактаулы авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Ул Татарстанның атказанган механизаторы, аның исәбендә 35 еллык хезмәт тәҗрибәсе. Районның Дүрт-Мунча авылыннан данлыклы авыл хуҗалыгы алдынгылары нәселеннән булган Хәлил, ата-баба һөнәре дәвамчысы дигән исемне югары йөртә. Бу җиңүе белән дә ул үзен республиканың иң-иң механизаторы булуын күрсәтте.
Хәлил Уразмановны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев