Зәйдән көзге чакырылышта беренче төркем егетләрне армияга озатуга әзерлек бара
Гадәттәгечә агымдагы елның 1 октябреннән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясе башланды.
Бу чор күп кенә яшьләр тормышында мөһим этап, чөнки армия хезмәте егетләрне чын ир-егет итеп тәрбияләү мәктәбе булып тора. Кичә, 8 октябрьдә, Зәй районы хәрби комиссариатында быелгы көзге чакырылыш кампаниясенең хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе беренче утырышы үтте.
Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов та катнашты. Комиссия эше соңгы унбиш елда, шушы дәвердә хәрби комиссар булып эшләгән Айрат Әгъләмҗановтан башка (вакытсыз вафаты сәбәпле) беренче тапкыр оештырылды. Разиф Галиевич утырышны хәрби комиссарны бер минутлык тынлык белән искә алып башларга тәкъдим итте.
Ә комиссия утырышына бу чакырылышта хәрби хезмәткә җибәреләчәк беренче төркем егетләр чакырылган иде. Аларның һәрберсе белән комиссия әгъзалары шәхсән аралашып, теләк-фикерләрен белеште, армия хезмәтен лаеклы үтәүләрен теләделәр.
- Иң мөһиме – армия хезмәте үтүнең ир-ат өчен зур горурлык булуын онытмагыз. Мөмкин кадәр әти-әниләрегез белән элемтәдә торыгыз. Зәй егетләре беркайчан да сынатмадылар, бездә патриотик тәрбия көчле, әти-әниләрегезгә, педагогларыгызга рәхмәт, - диде район башлыгы.
Быелгы көзге чакырылышта зәй хәрби комиссариатыннан 50дән артык егет РФ Кораллы көчләре сафына басачак. Аларга инде повесткалар җибәрелгән. Беренче төркем егетләрне озату 15 октябрьгә тәгаенланган. Бу көнне 13 егет солдат хезмәтенә алына.
“Хәрби хезмәткә көзге чакыру чаралары элеккечә үк, планлы тәртиптә үткәрелә һәм бу махсус хәрби операция үткәрелү белән бәйле түгел, егетләрне кайнар нокталарга җибәрү каралмый. Барлык хәрби хезмәткә алынучылар Россия территориясендә генә хезмәт итәчәк. Чакыру буенча хәрби хезмәт вакыты 12 ай тәшкил итә. Барлык яшьләрне дә хәрби хезмәткә чакыру яшенә җаваплы карарга чакырам. Шуны истә тотарга кирәк: армиядә хезмәт итү-бурыч кына түгел, ә җитди эш алдында каушап калмау да. Искәртеп үтәм, хәрби хезмәттән качу яшь кешенең тормышын боза торган куркыныч гамәл, шуңа да барлык егетләрне кыю, намуслы булырга чакырам, - диде хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев.
Билгеләп үтелгәнчә, беренче төркем егетләр 15 октябрьдә, ә иң соңгы төркем 20 ноябрьдә армиягә озатылачак.
“Бу юлы чакырылышта РФ Кораллы көчләре тарафыннан безгә хәрби хезмәт өчен алдан ук 13 егетне йөк машиналары йөртү өчен укытып, әзерләү планы куелган иде. Бу йөкләмәне үтәдек, егетләрнең бер өлеше йөк машиналары йөртү таныклыклары алды. Моннан тыш бу чакырылышта бер егет сәламәтлеге, тән төзелеше буенча иң яхшы категория алуы сәбәпле РФ Президенты полкында хезмәт итүгә чакыру алды. Башка егетләрнең дә нинди хәрби частьләрдә хезмәт итәргә теләкләре булуын исәпкә алдык”, - дип ассызыклады район хәрби комиссары вазифасын үтәүче Александр Гурьянов.
Комиссия утырышына чакырылган берничә егет белән аралашып алу мөмкинлеге дә булды. Мәсәлән, 20 яшен тутырган Виталий Горячев Әстерханда ракета гаскәрләрендә хезмәтен үтәргә тели, ә Илдар Гафиятуллин программист белгечлеге алган, армиядә дә әлеге юнәлешкә өстенлек бирелсә яхшы булыр иде, ди. Көрәшче егет Артур Мингалин шулай ук ракета гаскәрләренә өстенлек бирә, Зәй политехник көллиятенең повар-кондитер бүлеген тәмамлаган Александр Нестеров кайда хезмәт итәргә билгеләсәләр, шунда барырга теләвен белдерде.
“Мин хәрби хезмәткә әзермен. Уку дәверендә чаңгы спорты белән шөгыльләндем, шуңа да армия хезмәтенә физик яктан әзер дип исәплим”, - ди егет.
Барлык булачак солдатларга да яхшы хезмәт итүләрен, туган якларга сау-сәламәт әйләнеп кайтып, хезмәт юлларын дәвам итүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев