Зәйдән Ислам – «Хезмәт кешесен данлыйбыз» бәйгесе номинанты
17-18 октябрьдә Сарман аграр көллияте базасында яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз» традицион республика конкурсы узды.
Конкурс барышында яшь комбайнчылар комбайн төзелеше, аңа техник хезмәт күрсәтү, урып-җыю вакытында хезмәтне саклау буенча теоретик сорауларга җаваплар бирделәр. Конкурсның гамәли өлешендә урып-җыю барышында бөртеклеләрне югалтмыйча суктыруда, комбайнны технологик көйләү һәм аңа техник хезмәт күрсәтүдә осталыкларын күрсәттеләр. Ярышларда республиканың барлык районнарыннан 43 яшь комбайнчы катнашты. Алар арасында Зәйдән безнең яшь комбайнчы Ислам Насыйбуллин да бар иде. Ул бәйгенең “Иң яхшы практик күнекмәләр" номинациясендә җиңү яулады.

Ислам районыбызның “Восток” агрофирмасыннан. Үзе ул Бигеш авылы егете. Әлеге җиңү Исламның кече яшьтән туган ягы кырларына булган мәхәббәте, техникага хирыслыгы, үҗәт, тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Ул комбайнчы-механизатор Нияз Насыйбуллинның лаеклы алмашчысы, нәсел дәвамчысы. Исламга нинди һөнәр сайларга икән дигән уй борчу тудырмый. Авыл мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Чаллы политехник колледжында автомеханик белгечлеге ала. Мәктәп елларында да, студент вакытларында да җәйге каникуллар чорында ындыр табагында төрле эшләрдә эшли, соңрак, комбайнер әтисенең ярдәмчесе буларак, игенче һөнәрен үзләштерә. Әтисе Нияз Насыйбуллин 30 елдан артык комбайнчы-механизатор булып хезмәт куеп, улында үз һөнәренә мәхәббәт уята.
Ислам ныклап комбайнчы һөнәренә 2021 елдан керешә һәм шул вакыттан районның алдынгы механизаторлары исемлегеннән төшми. Ул иң күп ашлык суктыручылар арасында булып, республика Рәисе һәм район башлыгы премияләренә лаек булып килә. 26 яшьтә генә булуына карамастан, ул инде район, республиканың билгеле комбайнчысы, яшь комбайнчылар бәйгесендә җиңү яулавы аның иң-иңнәрнең берсе булуын тагын бер кат дәлилләде.
Ислам Насыйбуллин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дипломы, шулай ук истәлекле приз һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев