Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдән ике укучы химия һәм рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырды

Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе чыгарылыш сыйныф укучылары арасында бердәм дәүләт имтиханнарыннан 100 балл җыючы балалар бар.

Алар химиядән – Азалия Сираҗиева һәм рус әдәбиятыннан – Алсу Әхмәтҗанова. 

Кызлар алдагы елларда төрле фән бәйгеләрендә дә җиңүләр яулаулары белән билгеләнгән иделәр. Ә дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшыру исә Зәй районы мәгарифе тарихында соңгы елларда күзәтелмәгән иде. Һәм менә татар гимназиясе иң беренче имтиханнар нәтиҗәләре билгеле булу белән үк уңышлары белән сөендерде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев