Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдәге иң олы белем йортына – 180 ел

Бүген Зәйнең 1нче мәктәбендә тарихи вакыйга билгеләп үтелде. Белем йорты Зәйдә беренче булып моннан 180 ел элек укучыларга үз ишекләрен ачкан. Бүген юбилей тантанасына мәктәпкә элеккеге укучылар, педагоглар, Зәй җиреннән чыккан билгеле шәхесләр, район җитәкчелеге килде.

Район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов, җитәкчеләр, элекке укучылар бергәләшеп математика дәресендә булдылар, мәктәпнең музей почмагы белән таныштылар, актив “Беренчеләр хәрәкәте” оешмасы эшчәнлеге нәтиҗәләрен күзәттеләр, балалар туклануын карадылар. Ә тантаналы чара тарихи мизгелләрне искә алып мәктәпнең актлар залында үтте.

Район башлыгы мәктәп коллективын, укучыларны, кунакларны зур юбилей белән тәбрикләп, шушы мәктәпне тәмамлаган республикабызда билгеле булган затларны искә алды. Шундыйларның берсе районыбызда гомер итүче бердәнбер исән Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Мачтаков. Разиф Галиевич, аның белән аралашудан ишеткән мәктәп турындагы истәлекләрен дә сөйләде. 

Юбилей чарасы матур чыгышлар, бүләкләү тантанасы белән үрелеп барды. Район башлыгы кулыннан аеруча нәтиҗәле хезмәтләре белән билгеле булганнар Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары алдылар. Ә мәктәп директоры Илназ Насыйровка Разиф Галиевич музыкаль аппаратурага сертификат тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев