Зәйдә зур түгәрәк гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләр хөрмәтләнде
Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда күркәм гаилә бәйрәменә багышланган Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне традицион төстә районыбызның соклангыч гаиләләрен хөрмәтләү белән билгеләп үтелде. Матур бәйрәм чарасы «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында оештырылды.
Анда озак еллар тату гаилә учагын сүндермичә яшәүче үрнәк парлар чакырылган иде. Барлыгы ун пар бәйрәм чарасы түрендә булды. Аларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова тәбрикләде, һәр гаиләнең имин булуын теләде.
Алар 30 ел бергә гомер итүче Людмила һәм Алексей Барсуковлар, 55 ел элек уртак тормыш корган Нина һәм Филимон Кузнецовлар, Вера һәм Әнәс Сафиннар, 50 еллык алтын туйларын билгеләп үтүче Лариса һәм Леонид Богдановлар, Елена һәм Николай Васильевлар, Зимфира һәм Гәптерәүф Рәхимовлар, Нина һәм Александр Шведчиковлар, 45 ел дәвамында бер-берсен аңлашып, чөкердәшеп, балаларына үрнәк булып яшәүче Рамилә һәм Зөфәр Асадуллиннар, Римма һәм Терентий Бутаковлар, Татьяна һәм Владимир Тумаковлар.
Араларыннан Барсуковларның гаилә берлеге тарихына быел 30 ел. Булачак ир белән хатын мәктәп елларында ук танышалар. Гаилә башлыгы Алексей Анатольевич үзенең хезмәт эшчәнлеген туган авылына багышлаган, бүгенге көндә дә “Агрокөч” ҖЧҖендә машина йөртүче булып эшли. Ә Людмила Николаевна җирле үзидарә органнарында эшли, ул җирлек башлыгы вазифасын башкара. Хезмәте бик җаваплы булса да, ул төрле иҗади бәйгеләрдә катнашу өчен вакыт таба, үзе язган шигырьләрен укый, матур җырлый. Барсуковлар өч бала үстергәннәр, хәзер ике оныклары әби белән бабайның иң зур куанычы.
"Бәхетле һәм нык гаилә - ул бер-береңә кайгыртучанлык күрсәтү, анда мәхәббәт, хөрмәт һәм җаваплылык мөнәсәбәтләрнең нигезен тәшкил итә», - диләр ир белән хатын.
Бу гаилә тырыш хезмәт, игелекле гамәлләр кылып, башкаларга игътибарлы булып яши.
Бәйрәм чарасына һәр гаилә балалары, оныклары белән килгән иде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы булган “сары күзле ак ромашкалар”ны бүген һәркемнең кулында күрү мөмкин булды. Тантаналы бәйрәм “Энергетик” Мәдәният сарае сәнгать әһелләре чыгышы белән үрелеп барды.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев