Бүген Зәйнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршында тантаналы митинг үтте.
Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлеген хөрмәтләү уңаеннан, Хәтер һәм кайгы көне кысаларында узды. Табигать тә ил иминлеге өчен һәлак булганнарны сыкрап, елау яңгыр белән искә алды.
Район башлыгы Разиф Кәримов үз чыгышында ерак буыннарның якты истәлеге безнең хәтерләрдә сакланып киләчәк буыннарга тапшырылуын ассызыклады. Ил азатлыгы өчен башларын салганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Митингта өлкәннәр дә, балалар да катнашып мәңгелек ут каршына кызыл канәфер чәчкәләре салдылар.
Нет комментариев