Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе егетләр белән җылы мөгалләмәдә аралашуга өстенлек бирә

Бүген Зәйдә хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе каршына 18 егет басты. Алар якын көннәрдә Россия Кораллы көчләре армиясе сафларын тулыландырачаклар.

“Билгеле булганча, хәзер Россия армиясенә чакырылучы егетләр ел дәвамында медицина тикшеренүләре, психологик сайлап алулар уза һәм чакырылыш комиссияләре утырышларына йөри. Ә егетләрне гаскәрләргә җибәрү сроклары элеккечә үк кала. Армиягә аларны елына ике тапкыр озатабыз: 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31декабрьгә кадәр. Без инде яз көне армиягә озату вакыты башлангач та 21 яшь зәйлене армия сафларына җибәрдек. Менә бүген тагын 18 егет комиссия алдына басты. Аларның 14е дүшәмбе – 22 июньдә, ә калган төркем 26 июньдә Казанга республика хәрби комиссариатына озатылачак”, - ди район хәрби комиссары Динар Хәсәнов.

Шунысы куанычлы, комиссия әгъзаларының хәрби хезмәт үтәргә телисеңме, дигән соравына егетләрнең барысы да ”әйе” дип җавап бирделәр. Аларның Ватан сагына басып, ил иминлеге өчен ир-егет бурычын үтәргә әзер булулары яхшы. 

- Әйбәт хезмәт итеп, бер елыгызны тутырып  кайтуга без сезне үзебезнең Зәй районында көтәбез. Чөнки сезнең кебек үз бурычын намуслы үтәргә әзер, кыю йөрәкле егетләр кече Ватаныбызга, предприятие, оешмаларыбызга бик кирәк. Армиядән кайтуга туп-туры мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз. Биредә сезнең күңелгә хуш килгән эшне һичшиксез табарга ярдәм итәчәкләр, - диде егетләр белән аралашу барышында комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Регина Камалова. 

Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе әгъзалары барысы да булачак солдатларга яхшы хезмәт итүләрен, әти-әниләре белән элемтәдә торуларын теләделәр. 

Солдат булырга җыенган егетләрнең берсе –  Данил Шаманов белән шәхсән дә аралашып алдык. Ул безнең шәһәрнең политехника көллиятендә компьютер технологиясе буенча белгечлек алган. 

“Армиядә Росгравдиядә хезмәт итү теләгем зур. Үзем көрәш белән шөгыльләндем, физик әзерлегемне бу төр гаскәрләрдә хезмәткә яраклы дип саныйм”, - диде Данил.

Аның белән бергә укыган Әмир дә шул ук гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләге булуын белдерде. 

Кыскасы, егетләрнең барысының да армия турында хәбәрдарлыгы бар, алар кайсы гаскәрләргә барырга ниятләре булуын төгәл белдерделәр.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев