Зәйдә волонтерларны хөрмәтләделәр
Бүген Зәй балалар музыка мәктәбендә 5 декабрь - Волонтерлар көненә багышланган бик матур чара узды.
Безнең янәшәдә үзләренең вакытларын, көчләрен, бер рәхмәт сүзе дә көтми башкаларга биргән олы йөрәкле волонтерлар яши.
Махсус хәрби операция башлану белән волонтерларның хезмәтләре дә бәяләп бетергесезгә әйләнде. Алар ерак җирләрдә илебез азатлыгы өчен көрәшүче, безнең тынычлыкны саклаучылар өчен көнне-төнне белми, кирәкле ярдәмне әзерлиләр, туплыйлар, ерак юлларны гизеп, үз гомерләрен һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп егетләргә илтеп тапшыралар. Залга җыелган волонтерларны район башлыгы Разиф Кәримов котлады.
- Әлеге көн башкалар турында кайгыртучы, уртак яхшылыкка риясыз хезмәт итүче, күңеле кушуы буенча игелекле эшләр башкаручы кешеләрне берләштерә. Нәкъ менә шундый кешеләр безнең дөньяны яктырак, яхшырак, игелеклерәк итә. Бүген без илебез үзенең бәйсезлеген яклаган, ә безнең сугышчыларыбыз Ватанны саклау эшенә бәяләп бетергесез өлеш керткән катлаулы заманда яшибез. Халык алдында безне саклаучыларга бөтен көчебез белән ярдәм күрсәтү бурычы тора. Мин Зәй халкының бу бурычны ышанычлы үтәве белән горурланам, - диде чыгышында Разиф Галиевич.
Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк төрле яшьтәге кешеләр һәм һөнәр ияләре волонтерлык хәрәкәтенә берләштеләр. Һәм волонтерлык хәрәкәте безнең районда актив төстә үсә. Волонтерлар бүген махсус хәрби операция зонасында булган Ватаныбызны саклаучыларга зур ярдәм күрсәтә. Уртак көч белән госпитальләргә, фронт яны зоналарында яшәүчеләргә 712 тонна гуманитар ярдәм, шул исәптән 45 берәмлек транспорт, 417 электр генераторы, җылылык җайланмалары, гигиена һәм тернәкләндерү чаралары җибәрелде. Көн саен 35 ноктада 800дән артык хатын-кыз (алар арасында кайбер авылларда ир-атлар да бар) маскировка челтәрләре үрә, алар тарафыннан инде 16 меңнән артык челтәр комплекты хәрби хәрәкәтләр зонасына озатылды. Күптән түгел безнең волонтерлар яңа уникаль продукцияне үзләштерделәр: шәһәр маскировкалау челтәрләре үрә башладылар, бу маскировка челтәре шәһәр төзелеше шартларында хәрби хәрәкәтләр алып бару өчен бик мөһим. Безнең хатын-кызларыбыз сугышчыларыбызга тиз әзерләнә торган төрле ашлар, боткалар, салатлар, файдалы витаминлы чәйләр әзерлиләр, эчке киемнәр тегәләр, окоп шәмнәре ясыйлар һәм башкалар.
“Шундый зур, җаваплы эшне үз иңнәрегезгә алуыгыз һәм менә дүртенче ел инде аны намус һәм лаеклылык үтәвегез өчен зур рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Илебезнең чын патриотлары һәм Ватаныбызны ярату үрнәге булганыгыз, битараф булмавыгыз, ярдәмчеллегегез һәм актив гражданлык позициягез өчен рәхмәт сезгә”, - дип Разиф Галиевич волонтерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Волонтерлык хәрәкәтендә актив катаншкан өчен маскировка челтәрләре үрүчеләр төркеме, предприятие-учреждениеләр, яшьләр белән эшләүче белгечләр, балалар бакчалары, политехник көллият коллективлары, “Гвардия” эзтабарлар отряды, студентлар отряды активистлары район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Чара “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты кысаларында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев