Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә Ватан Геройлары көнендә махсус операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Бүген «Энергетик» Мәдәният сараенда узган чарада хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган 8 якташыбызның орден-медальләре якыннарына тапшырылды.

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Зәй егетләре  Григорий Абрамов, Евгений Алексеев, Геннадий Биканов, Айдар Гыйльфанов, Юрий Краснов, Булат Кузнецов, Райнур Нуретдинов,  һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде. 

Ватаныбыз иминлеген саклап батырларча һәлак булган Айнур Шәйдуллин II дәрәҗә “Кыюлык өчен” медаленә лаек булды. 

Аларның әти-әниләре, тормыш иптәшләренә орден-медальләрне район башлыгы Разиф Кәримов белән хәрби комиссар вазифаларын башкаручы Александр Гурьянов   тапшырдылар. 

Әлеге егетләр Ватаныбыз бәйсезлеген һәм азатлыгын саклап, махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булды. Батыр егетләрне зал бер минут тынлык белән искә алды. Һәр заман үз геройларын тудыра. Әмма хәрби батырлык һәрвакыт югары әхлакый урында торып, кешелекнең иң яхшы сыйфатларын бизи.

- Егетләребезнең батырлыгы алдында баш иябез. Илебез сагында торучы егетләр барысы да безнең өчен геройлар. Шундый уллар үстергән, аларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләгән әти-әниләргә бик зур рәхмәт.  Шулай ук батыр егетләрнең тормыш иптәшләре, балаларына рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә сабырлык телибез, - диде чыгышында Разиф Галиевич. 

Бүләкләр тәкъдим ителгән мизгелдә бөтен зал аягүрә басты, шуның белән Ватан өчен гомерләрен биргән хәрби егетләргә үз рәхмәтләрен белдерделәр.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев