Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә Ватан Геройлары көнендә 30 яшүсмер яшьармиячеләр сафына кабул ителде

Тантаналы чара Җиңү Бульварындагы мәңгелек ут янында ил каһарманнарын искә алып уздырылды.

9 декабрьдә илебездә 2007 елдан бирле Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бүген Зәебездә дә әлеге көнгә багышлап күп төрле патриотик чаралар үтте. Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршындагы мәңгелек ут янында батырларны тирән хөрмәт белән искә алдылар. 

Биредә район хәрби комиссары вазифасын үтәүче Александр Гурьянов, “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Сергей Хватков, “Яшьармиячеләр” хәрәкәте район штабы башлыгы Александр Ширяев әлеге көннең ил өчен бик мөһим булуын ассызыклап, чарада катнашкан яшьармиячеләргә нәсихәт бирделәр, тарихи вакыйгаларга тукталдылар.

- Ватанны саклау һәрберебезнең изге бурычы, яу кырында булсынмы, тылдамы без аны һәр гамәлебез, патриотик рухыбыз белән күрсәтергә тиешбез. Сезнең дә киләчәктә лаеклы алмашчылар булуыгызны телибез. Ә Ватан геройларын без һәрвакыт күңел түрендә йөртеп, алар турындагы якты хатирәләрне буыннан-буынга тапшырып, алар үрнәгендә яшәргә бурычлыбыз, - диде хәрби комиссар. 

Бөек Ватан сугышында, аннан соң булган сугышчан конфликтларда, махсус хәрби операциядә башларын салганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды.  

Биредә үк 2,4,7, мәктәпләрдән 30 яшүсмер тантаналы төстә ант биреп яшьармиячеләр сафына кабул ителде. Шул рәвешле хәзер Зәй районында яшьармиячеләр 1472 яшь кеше исәпләнә, алар барысы да патриотик хисләр белән янучы яшьләребез.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев