Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә “Урак-2025” кә әзерләнәләр

Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы белгечләре, “Агросила” холдингы вәкилләре, “Гостехнадзор” инспекторы, бөртекләр өлгерүен бәяләүче хезмәткәрләрдән торган зур комиссия урыннарга чыгып комбайннарның, авыл хуҗалыгы техникасының урып-җыю чорына әзерлеген тикшерә.

Районда дүрт урында комбайннар парады уза. Ул “Зәй” агрофирмасының “Кадер”, “Восток” агрофирмасының “Баграж”, “Зәй шикәре” агрофирмасының “Чыбыклы”  җитештерү бүлекләрендә, “Союз-Агро” җәмгыятенең Гүлкин авыл җирлеге территориясендә  оештырыла. 

Быелгы урып-җыю чорында агрофирмалардан – 32,  фермерлардан – 15, “Союз-Агро” җәмгыятеннән – 8 комбайн безнең район территориясендәге басуларда эшләячәк. Игенчеләр алдында  бөртекле культуралар – көзге һәм язгы бодай, кукуруз чәчелгән 26 мең гектар мәйданда, 4 мең гектар урынны биләүче рапс һәм 5 мең гектарда көнбагыш культураларын җыеп алу бурычы тора.  Ә “Союз-Агро” җәмгыятенә караган район басуларында 1894 гектарда көзге бодай һәм 2021 гектарда карабодай үстерелде. 

Басу-кырлар аша узучы юл буйлап барганда быелгы мул иген кырларының тук башаклары белән талгын җилдә тирбәлеп утыруы күзләрне иркәли. Җәйге шифалы яңгырлар үзенекен эшләде, хәзер бездән аларны югалтуларсыз җыеп алу тора, диләр игенчеләр дә. Безнең иҗат төркеме механизаторлар белән “Кадер” җитештерү бүлегендә узган комбайннар парадында аралашты. Биредә “Зәй” агрофирмасы басуларында эшләячәк 8 комбайн, салам җыю, бушаган басуларны сукалап бару, ашлык ташу машиналары һәм башка авыл хуҗалыгы  техникасы куелган иде. 

Ә “Зәй” агрофирмасының “Кадер” бүлекчәсендә 5 комбайн урып-җыюда катнашачак. Штурваллар артына  озак еллар механизаторлык һөнәрендә булган тәҗрибәле комбайнчылар да, яшь ир-егетләр дә утырачак. Алар – Айрат Җиһаншин, Ирек Хәсәншин, Марат Ногманов, Рөстәм Мөхәммәтдинов, Айнур Уразманов.

Айрат Куш-Елга авылы егете, ул 2008 елдан бирле комбайнны иярли, парад вакытында контроль суктыруда да ул бөртекләрне югалтуларсыз җыйнау осталыгын күрсәтте. Дүрт-Мунчадан Ирек исә инде 20 елдан артык туган төбәге басуларында  урып-җыю эшләрендә катнаша. Куш-Елгадан Марат 7 ел игенчелек һөнәрендә, ә Бура-Киртә егете Рөстәм 2012 елдан алып эшли. Егетләр яшь булуларына карамастан, районның мактаулы комбайнчылар исемлегендә. Рөстәм дүрт ел рәттән республиканың яшь комбайнчылары бәйгесендә җиңүче, призер исемен яулады. Марат исә үзенең урып-җыю чорында эшләү дәверендә мондый мул уңышның 2020 елда һәм быел булуын ассызыклады, уракка күтәренке кәеф белән чыгарга әзер булуларын белдерде. Араларында иң яше – Айнур. Ул районыбызның данлыклы механизаторлары – Уразмановлар нәселеннән. Моңарчы урак вакытында  Айнур әтисе Айратның ярдәмчесе буларак катнашса, быел үзе аерым комбайнга утырып, туган ягы кырларын иңнәргә исәпли. 

“Комбайнчыларыбыз барысы да үз эшен яхшы белүче егетләр. Берничә көн элек без “Агросила-Логистика”дан ремонттан кайткан комбайннарга сынау үткәреп тикшереп карадык, барысы да яхшы эшли, урып-җыюны сынатмыйча ерып чыгарлар, дип исәплибез. Быел безнең “Кадер” бүлекчәсендә 933 гектарда – көзге бодай, 1771 гектарда – язгы бодай, 511 гектарда – рапс, 265 гектарда – көнбагыш үстерелә. Белгечләр инде башакларның торышын бәяләде, уңыш яхшы булырга тора. Бер башакта 50шәр бөртек күренә. Хәзер безнең төп максат Ходай биргәнне югалтуларсыз җыеп алу. Һава торышы гына безгә хәер-хаклы булсын”, - ди “Кадер” бүлекчәсенең идарәчесе Александр Кондратьев. 

“Комбайннар парады-2025” тә катнашкан “Агросила” холдингы вәкиле Альберт Шәрипов  уңышны туплау өчен Зәйдә элеватор һәм икмәк кабул итү пунктларының тулы әзерлеккә китерелү процессында булуын белдерде. Механизатор-комбайнчылар аннан урак башлангач ашлыкны кую урыны белән проблемаларга урын калдырмауларын сорадылар. Моннан тыш Альберт Наилевич, урак вакытында кырда төзексезлекләргә юлыккан комбайннарга ярдәм итү өчен “Агросила-Логистика”дан махсус төзекләндерүчеләр төркеменең  урыннарга чыгып оператив эшләячәген дә вәгъдә итте.  “Гостехнадзор” инспекторы Рәйхәт Нәфыйков, комбайннарга тикшерелү уздырылуын, аларның урып-җыюга тиешле төзеклектә керешәчәкләрен белдерде. Ул механизаторлардан эш барышында куркынычсызлык техникасын төгәл үтәүләрен сорады. 

Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев үз чыгышында хезмәтнең тиешле бәяләнәчәген белдерде.

“Билгеләнгән хезмәт хакыннан тыш һәр елдагыча быел да урак чорында эшләүчеләргә, күпме ашлык суктыруына карап район башлыгы премияләре дә билгеләнәчәк. Дөрес, бер комбайнга хезмәт нормасы шактый туры килә, ләкин безнең механизаторлар эштән курыкмый, чөнки хезмәтенә күрә, хөрмәте бар. Хөерле сәгатьтә булсын!”, - диде ул. 

Район башлыгы Разиф Кәримов парад барышында һәр механизатор белән шәхсән аралашты, аларның комбайннар өчен кыштан биргән запас частьләргә заказларының  үтәлеше белән кызыксынды, урып-җыюга әзерлекләрен белеште, хәл-әһвәлләрен сорашты. Разиф Галиевич, елның уңышлы килүенә сөенүен дә белдерде.

- Быелгы ел мул уңышка ишарәли, ләкин әле аны югалтуларсыз җыеп аласы бар. Ел-елга ошамый, игенчелектә күп нәрсә һава торышына бәйле. Ә шулай да механизаторларыбыз, агрономнарыбыз, авыл хуҗалыгы белгечләренең үз эшләрен яхшы белеп, җиренә җиткереп башкаруларыннан канәгатьмен, чөнки агротехник чараларның көздән башлап,  белеп, үз  вакытында башкарылуына уңыш бәйле. Республикада безнең район ашламаларны тиешле дәрәҗәдә куллануда алдынгы урында тора. Быел без яз көне беренче тапкыр район кырларында арпа культурасын чәчмәдек, шуның белән бәйле рәвештә бодай басулары мәйданы артты. Бүгенге көндә бөртеклеләрдән 16 мең гектарда – көзге бодай, 11 мең гектарда – язгы бодай, боларга өстәп рапс, көнбагыш, орлыкка кукуруз үсентеләребез бар. “Союз-Агро” җәмгыятенә караган басуларда быел беренче тапкыр карабодай игелде. Шикәр чөгендере басуларыбыз да соклангыч, әле июль башы гына, инде 100 граммнан артык авырлыкта чөгендер үскән. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең тырыш хезмәтенә рәхмәттән башка сүз юк. Әле уракка әзерләнү белән бергә инде параллель төстә көзге чәчү эшләренә дә әзерләнәләр, быел безнең 20 мең гектарга якын  пар җирләребез бар. Шул рәвешле көзге чәчү басулары мәйданы арттырылырга мөмкин. Ә комбайнчы егетләребезнең быелгы урак чорында да сынатмыйча эшләвенә ышанам. Чөнки безнекеләрнең урып-җыюда 5-7 мең тонна ашлык суктырулары гадәти күренеш. Быел механизаторлар үз комбайннарын үзләре төзекләндерде, бу инде һәркемнең үз техникасына аеруча якын килеп эшләве, дигән сүз.   Шуңа күрә, булган уңышны җыеп алып, үзебезгә игелеген күрергә язсын. Бер атна-ун көннән инде урып-җыюга керешербез, дип исәплим. Хәерле булсын!”, - диде Разиф Галиевич.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев