Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә уку алдынгыларының «Чыршы бәйрәме» уза

Һәр ел саен Зәебездә Яңа ел бәйрәме алдыннан уку алдынгыларын, актив, талантлы балаларны җыеп тәбрикләү, аларны алдагы җиңүләргә стимуллаштыру максатында “Отличниклар чыршы бәйрәме” үтә.

Быел да ул шәһәрнең “Энергетик” Мәдәният сараенда район башлыгы Разиф Кәримов катнашында зурлап билгеләп үтелде. Мәртәбәле чыршы бәйрәменә 500дән артык иң-иң булганнар,  әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучылар чакырылды. 

“Бу залда катнашучыларның һәркайсы уңышка ирешү юлының көндәлек үз өстендә эшләү, авырлыкларны җиңеп чыгу һәм даими камилләшү омтылышы икәнен бик яхшы аңлый. Сезнең казанышларыгыз - сезнең сабырлыгыгызны, максатчанлыгыгызны һәм үҗәтлегегезне чагылдыру ул. Шулай ук монда сезгә даими ярдәм итүче әти-әниләрегез, педагогларыгызның да өлеше зур. Без – өлкәннәр, тормыш авырлыклары сезгә – балаларга кагылмасын өчен кулдан килгәннең барсын да эшлибез. Якты, җылы, заманча мәктәпләрдә белем аласыз, дәрестән тыш чараларда катнашу, иҗади мөмкинлекләрегезне ачу, талантларыгызны үстерү, спорт белән шөгыльләнү өчен районыбызда бөтен шартлар тудырылган. Алга таба да көндәшлеккә сәләтле, Ватанга тугрылыклы яшьләр тәрбияләү эше эзлекле рәвештә дәвам итәчәк. 2025 ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Бу  безгә ата-бабаларыбызның каһарманлыгын һәм батырлыгын искә алырга, хәзерге вакытта яшәүче ветераннарга рәхмәт белдерергә һәм һәлак булган Ватанны саклаучыларны искә алырга мөмкинлек бирде. Әлеге вакыйга нәтиҗәсендә без бердәмлек һәм теләктәшлек рухын ныгыта алдык, буыннар арасындагы аерым бәйләнешне тоя алдык һәм бөтен дөньяга һәртөрле сынауларга каршы тора алуыбызны күрсәтә алдык. Кадерле укучылар! Сез – илебезнең киләчәге. Бүгенге уңышларыгыз - тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе. Һәр җиңүегез безнең өчен куанычлы. Киләсе елда да уңыш баскычыннан ныклы адымнар белән югарыга атларсыз, матур эшләрегез белән районыбыз данын якларсыз дип ышанам.   Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа - 2026 нчы ел белән котлыйм! Ул барыбызга да яңа җиңүләр, шатлык-куанычлар һәм ачышлар алып килсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле балачак, иминлек, күгебезнең һәрчак аяз булуын телим”, - диде Разиф Галиевич, укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев