Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә төзекләндерелгән юлларга министр бәя бирде

Бүген Зәйгә эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов килде.

Аны районның Югары Пәнәче авылы янәшәсендә,  федераль программа буенча, М-7 “Волга” федераль трассасының  бер өлеше буларак  төзекләндерелгән юллар чатында район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев, район җитәкчеләре каршы алды.

Министр һәм район җитәкчеләре  быел Татарстан Республикасы Рәисе карары белән гамәлгә кертелгән авыл җирлекләре үзәкләре булган авылларга юллар салу республика программасы буенча төзекләндерелгән Зәй районы авыллары юлларына  уңай бәя бирделәр. Районда әлеге программа буенча Чыбыклы, Якты Күл, Ал. Бистәсе, Иске Зәй торак пунктлары үзәк урамнары  асфальтланды. “Татнефтедор” җәмгыятенең Зәй автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан  тиз арада әлеге авыллар шәһәрдәге кебек юлларга иреште.  Чыбыклыда 3 км. 900 метр арада үзәк урам асфальтланып, ул авыл зиратына кадәр үтәрлек итеп ясалды. Якты Күлдә юлчылар 2 км арадагы юлны җәйде, Ал. Бистәсендә исә 2 км. 400 метр арада урам юлы ясалу өстенә мәктәп территориясенә дә заманча асфальт түшәлде. Иске Зәй бистәсендә төп урам булган – Орджоникидзе урамы тулысынча – 1 км 100 метр арада төзекләндерелде, тротуарлар ясалды. Боларга өстәп Бөек Ватан сугышы геройлары өчен куелган һәйкәл яны мәйданы заманча таләпләргә туры китерелеп эшләнде. Бүген җитәкчеләр Иске Зәйнең Орджоникидзе урамын, Ал. Бистәсе авылындагы юлны күздән кичерделәр. Шулай ук алга таба төзекләндерү бик мөһим булган Зәй-Бохарай юлын карадылар. 

Соңыннан төзекләндерелгән юллар буенча фикер алышу, киләсе елларга планнар аерым киңәшмәдә каралды.

Анда Фәрит Хәнифов "Тормыш өчен инфраструктура" илкүләм проекты кысаларында республикада масштаблы юл проектларын финанслауны һәм гамәлгә ашыруны тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев