Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә «Театр призмасы аша батырлык» фестиваленә йомгак ясалды

Район мәдәният йорты Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм муниципаль районда игълан ителгән Хәтер һәм дан елы кысаларында авыл мәдәният йортлары арасында «Театр призмасы аша батырлык» фестиваль-конкурсын уздырды.

22 апрельдә фестивальгә йомгак ясалып, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.

Һәр спектакль хәрби-патриотик темага, безнең азатлыгыбыз өчен көрәшеп җиңү яулаучылар һәм тылда авыр хезмәт куючылар, Ватан Геройларына багышланды.

Өч ай эчендә район буенча 32 спектакль күрсәтелде. Спектакльдә профессиональ актерлар түгел, ә мәдәният хезмәткәрләре белән беррәттән укытучылар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, авыл халкы, театр яратучылар катнашты. Ләкин бу талантлы үзешчәннәр профессиональ актерлардан ким уйнамадылар.

-Һәр мәдәният йортында тирән эчтәлекле спектакльләр күрсәтелде. Шунысы шатландырды, артистлар арасында өлкән буын вәкилләре дә, балалар да бар иде.Театр бит ул халыкны ял иттерү урыны гына түгел, спектакльдән соң нинди дә булса сабак, гыйбрәт алу, бәя бирү дигән сүз дә. Көндә кадерле вакытларын кызганмый репетицияләргә йөргән үзешчәннәргә рәхмәтләремне җиткерәм, — диде район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина.

Жюри тавыш бирү нәтиҗәсендә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

-Югары Мәлем һәм Сарсаз-Баграж авыл мәдәният йортлары — җиңүчеләр.

-Бигеш һәм Имәнлебаш мәдәният йортлары — II урында.

-Александр Бистәсе мәдәният йорты һәм Карамалы бистәсе клубы — III урында.

Калган авыл мәдәният йортлары һәм Мирный бистәсе мәдәният йорты төрле номинацияләр буенча бүләкләнде. Беренче урынны алучыларга — 35 мең, икенче урынга — 30 мең, өченчегә — 20 мең, номинацияләр буенча 5 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

«Сез авылда мәдәни тормышны җанландыру өчен зур көч куясыз. Җиңүче коллективларны сайлап алу бик авыр булды, чөнки фестиваль кысаларында бик көчле тамашалар күрсәтелде. Безнең өчен сез — барыгыз да җиңүчеләр», — дип мөрәҗәгать итте мәдәният хезмәткәрләре район мәдәният идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Адилә Корнилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев