Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары көнен тантаналы митинг белән билгеләп үттеләр

Бүген, 1 июльдә, Зәйнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары көненә багышланган чара узды.

Анда Әфганстан һәм Чечняда кайнар нокталарда булган  ветераннар, махсус хәрби операция ветераннары, иҗтимагый оешмалар, хакимият органнары вәкилләре, шулай ук шәһәр халкы катнашты.

Чараны Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин ачып җибәрде. Район башлыгы Разиф Кәримов һәм шәхсән үз исеменнән ул ветераннарны истәлекле дата белән котлады, төрле елларда Ватан мәнфәгатьләрен яклаучыларга рәхмәт белдерде.

– Бүген безнең якташларыбыз махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын намус белән үтиләр. Без аларның батырлыгы һәм ныклыгы белән горурланабыз. Кызганычка каршы, хәрби конфликтлар күп кенә якташларыбызның гомерен өзде. Ватан өчен гомерләрен биргән геройларга мәңгелек дан, - диде Петр Уразайкин.

Җыелучыларны Зәй шәһәре һәм  районы хәрби комиссары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан майор Динар Хәсәнов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне төрле буын сакчыларын берләштерә.

- Кешенең нинди сугышта яки хәрби конфликтта үз бурычын үтәве мөһим түгел. Бөек Ватан сугышы елларында, Әфганстанда, Чечняда яки бүген махсус хәрби операция зонасындамы, алар барасы да ил иминлеген саклаучылар. Аларның һәркайсы Ватан алдындагы бурычын үтәде. Без өйләренә кайтмаганнарны һәрвакыт истә тотачакбыз. Барлык ветераннарга сәламәтлек, озын гомер, ә хәзер алгы сызыкта булган хәрбиләребезгә  ныклык, көч һәм тизрәк җиңү белән өйләренә кайтуларын телим, – дип ассызыклады ул.

«Сугышчан бердәмлек» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсе рәисе, Әфганстандагы сугышта катнашкан Сергей Хватков ветераннарга истәлекле очрашуда катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм аларга,  гаиләләренә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.

Зәй районы ветераннар Советы рәисе урынбасары Алексей Алексеев бөек рус полководецы Александр Суворовның: «Соңгы солдат җирләнгәнче сугыш бетми», - дигән сүзләрен искә төшерде. Ул эзтабарлар  отрядларының мөһим эшен билгеләп үтте, алар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган совет сугышчыларының мәетләрен табуларын һәм хөрмәт белән җиргә тапшыруларын дәвам итәләр, диде ул.

Чара Ватанны саклаучылар истәлегенә бер минут тынлык һәм Азатлык китерүче солдат  һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне ел саен 1 июльдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата төрле елларда ил мәнфәгатьләрен яклауда катнашканнарның барысын да берләштерә һәм батырлыкка, хәрби бурычка һәм һәлак булган геройлар турында истәлеккә хөрмәт символы булып хезмәт итә.


Айгөл Яруллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев