Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә көзге чакырылышта соңгы төркем егетләрне армиягә озаттылар

Быел көзгы чакырылышта районнан 50дән артык егет хәрби хезмәткә алынды.

20 ноябрь иртәсе Зәйнең 14 егете хәтерендә гомерлек истәлек булып уелып калыр. Бу көнне аларны якыннары, дуслары хәрби хезмәткә хөрмәтләп озатты.

Иртәнге сәгать биштә үк хәрби комиссариат янында җанлылык иде. Кемдер газиз баласына үгет-нәсыйхәт бирә, кемдер дустын озата... 

Армия яшенә җиткән егетләре булган әти-әниләр өчен аеруча дулкынландыргыч көннәр бу. Кадерләп кенә үстергән сабыеңны, буй җиткән улыңны чит-ят җирләргә чыгарып җибәрүе, әлбәттә, җиңел түгел.

Әмма элек-электән Ватанга хезмәт итү изге, саваплы гамәлләрдән саналган. Шунысы да бар: егетнең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, солдат-егет физик яктан гына түгел, рухи мәгънәдә дә ныгып кайта. Булачак солдатларга район хәрби комиссары вазифаларын башкаручы Александр Гурьянов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Зәй бүлеге башкарма сәркатибы Петр Тимаськов Ватан алдындагы бурычны намус белән үтәүләрен теләп, төпле киңәшләрен бирде.

Егетләр әлегә республика хәрби комиссариатының чакырылыш пунктында җыелалар. Аларның барысының да исән-сау хезмәт итеп кайтуларын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев