Зәйдә социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар
Бүген «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә узган бәйрәм чарасына башкаларның проблемаларына битараф булмаган һәм һәрвакыт кирәкле вакытта ярдәм кулы сузучы мәрхәмәтле йөрәкле кешеләр җыелды.
Район башлыгы Разиф Кәримов социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, авыр һәм җаваплы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
"Сез кешеләргә авыр булганда ярдәмгә киләсез һәм аларның язмышын җиңеләйтү өчен мөмкин булганның барысын да эшлисез”, - дип билгеләп үтте чыгышында Разиф Галиевич.
Тантаналы шартларда социаль хезмәткәрләр Россия, республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге лаеклы бүләкләр алдылар.
Күпьеллык намуслы хезмәте, хезмәт бурычларын үрнәк итеп үтәгәне өчен “Радость” үзәге социаль хезмәткәре Светлана Максимовага Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Рәхмәте җиткерелде.
Социаль хезмәткәрләр Татьяна Михайлова, Ольга Панкова, Рәйсә Фәрхетдинова, Фәнилә Шиһапова Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы бүләкләнде.
“Радость” үзәге мөдирләре Ирина Грузинцева, Галина Ишмякова, үзәк директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Романова, административ-хуҗалык өлеше буенча урынбасар Светлана Сало, социаль хезмәткәрләр Гөлфия Кашапова, Светлана Попова, Наталья Феофанова, тәрбия буенча ярдәмче Нина Филипченкога Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Рәхмәте белдерелде.
Социаль хезмәткәрләр Лилия Агиева, Наталья Макарова, Алина Микаилова, җыештыручы Прасковья Носова, бухгалтер Роза Хәйбуллинага министрлыкның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бер төркем хезмәткәрләр район башлыгы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына лаек булды.
Бу өлкәдә хезмәт куючыларны район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина да тантаналы шартларда тәбрикләде. Эльмира Габделхаковна хезмәт буенча инструктор Ильмира Сафиуллина, көндезге бүлек мөдире Валентина Каменская, социаль педагог Айгөл Гайсина, социаль хезмәтләр алучы Вероника Чадаевага Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлеге Татарстан Республикасы оешмасы дипломнарын тапшырды.
Үзешчәннәрнең концерт номерлары бәйрәмгә ямь өстәде.
Ирина Смирнова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев