Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә социаль хезмәткәрләргә һөнәри бәйрәм уңаеннан бүләкләр тапшырдылар

Зәй социаль хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

Бүген, 11 июньдә «Энергетик» Мәдәният сараенда социаль хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр – күңелләре кушуы буенча социаль ярдәм итүчеләргә тирән рәхмәт хисләре белдерде. 

Тантанада  һөнәри бәйрәм белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина котлады.

Хезмәттәшләрен Зәй районы социаль хезмәт ветераны Людмила Краснова да җылы тәбрикләде. 
Тантаналы чара барышында күп кенә белгечләр үзләренең авыр, әмма шундый мөһим хезмәтләре өчен лаеклы бүләкләр алдылар.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм социаль-хезмәт өлкәсендәге казанышлары өчен «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директорының административ-хуҗалык эшчәнлеге буенча урынбасары Светлана Сало Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәте, хезмәт вазифаларын үрнәк итеп үтәве өчен Республика матди ярдәм үзәгенең Зәй районындагы 20 нче бүлегенең социаль эш буенча белгече Юлия Тимофеева Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәте белән бүләкләнде.

Намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы халкына социаль хезмәт күрсәтүне үстерүгә керткән зур өлеше өчен Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре Комитетының Рәхмәт хатына «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең сатып алулар буенча өлкән белгече Наталья Гаделшина лаек булды.

Намуслы хезмәтләре һәм социаль хезмәт күрсәтүне оештыру һәм Татарстан Республикасы халкына социаль ярдәм чаралары күрсәтү өлкәсендәге казанышлары өчен Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Елена Ибәтуллина, «Шатлык» социаль ярдәм үзәгенең баш бухгалтеры Нина Коронова, «Шатлык» социаль ярдәм үзәгенең дәвалау физкультурасы буенча инструкторы Татьяна Селиверстова бүләкләнделәр.
Нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән «Шатлык» социаль ярдәм үзәгенең хезмәт һәм җитештерү биналарын җыештыручы Фәрзәнә Тимерова бүләкләнде.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Зәй районы башлыгының Рәхмәт хатын «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге юрист-консультанты Ирина Степанова, «Шатлык» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Марина Кицнак, «Шатлык» үзәгенең көндезге бүлек культорганизаторы Кәүсәрия Кузнецова, бүлекчәнең карау буенча ярдәмчесе Зөлфия Габбасова, «Шатлык» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Альбина Карамова, «Шатлык» үзәгенең автомобиль йөртүчесе Нәсих Закиров, «Шатлык» социаль ярдәм үзәге каравылчысы Нурислам Кәбиров, «Шатлык» социаль ярдәм үзәге кастеляншасы Альбина Минһаҗетдинова, «Шатлык» социаль ярдәм үзәге каравылчысы Мәдинә Пермякова, «Шатлык» социаль ярдәм үзәге шәфкать туташы Елена Русинова, «Шатлык» социаль ярдәм үзәге пешекчесе Гөлүсә Җиһаншина, «Шатлык» социаль ярдәм үзәге кухня хезмәткәре Эльвира Иванова алдылар.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының бала туу уңаеннан котлау хаты белән «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Гөлназ Закирова бүләкләнде.

Моннан тыш, белгечләр «Безнең профсоюз»,  «Мин Ватаным белән горурланам! " республика конкурсларында актив катнашканнары өчен дипломнар алдылар.

Ирина Смирнова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев