Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә Россия көнендә яшь ватанпәрварларга паспортлар тапшырылды

Бүген илебезнең төп бәйрәме - Россия көне уңаеннан шәһәрнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда тантаналы бәйрәм чарасы үтте. Анда район башлыгы Разиф Кәримов зәйлеләрне, район халкын мөһим бәйрәм белән котлады.

- Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары, кадерле балалар! Ихлас күңелдән барыгызны да Россия көне белән тәбрик итәм! Россия көне - илебездә яшәүче 190 нан артык милләт вәкилләренең уртак бәйрәме һәм безне уртак максатлар берләштерә. Һәркайсыбыз тырыш хезмәте белән үз урынында Ватаныбыз иминлеге, илебез үсеше, яшь буынның якты киләчәге өчен тырыша. Ватанпәрвәрлек һәм гражданлык бурычы, ирек һәм гаделлеккә омтылу кебек яшәеш кыйммәтләре безнең өчен ышанычлы рухи кыйбла булып хезмәт итә. Бүгенге тантаналы мизгелләрне күңелләрегездә иң истәлекле вакыйга буларак саклагыз, йөрәкләрегезне илебез өчен горурлык хисләре биләсен. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, укуыгызда зур уңышлар, киләчәктә үз күңелегезгә якын һөнәр үзләштереп, көндәшлеккә сәләтле шәхесләр булып үсеп җитүегезне телим. Туар таңнарыбыз якты, күгебез аяз, табыннарыбыз мул булсын, - дип мөрәҗәгать итте ул мәйданга җыелучыларга.

Һәм 15 яшь зәйлегә Россия гражданины булуны раслаучы паспортлар тапшырды. 

Соңыннан “Энергетик” Мәдәният сарае сәнгать әһелләре концерты тәкъдим ителде. 

Ә яшьләр эшләре идарәсе активистлары урамнарга чыгып Россия триколоры символларын тараттылар, бәйрәм белән котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев