Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш турниры старт алды

Бүген Зәйдә элеккеге район башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш турниры үтә.

Соңгы 7 елда ул Бөтенроссия статусында оештырыла. Әлеге бәйгедә катнашу өчен районга илнең төрле төбәкләреннән иң көчле көрәшчеләр килде. Ярышларда төрле үлчәү авырлыгында 227 яшь көрәшче, 60 өлкән спортчылар катнаша.

Көрәш турнирының тарихына күз салсак, ул инде район җирлегендә 27нче тапкыр үткәрелә. Иң башта ярышлар Ринат Фәрдиев башлангычы белән 1999 елда район башлыгы призына уздырылудан башланган. Ә инде 2009 елдан ул Ринат Фәрдиев истәлегенә оештырыла башлады. Иң башта район көрәшчеләрен бер келәмгә җыюдан башлангыч алган бәйге, 2016 елдан республика күләмендәге бәйгеләр арасына керде, ә инде 2019 елдан башлап Бөтенроссия көрәш турнирына әверелде.

Быелгы бәйгенең ачылышына мәртәбәле кунаклар килде. Алар РФ Дәүләт Думасы депутаты, ТР татар-башкорт милли көрәше федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Рияз Комаров,  ТР көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров. Кунаклар иң башта район башлыгы Разиф Кәримов белән бергәләп Ринат Шәеховичны искә алып аның исемен йөртүче татар гимназиясендә булдылар. “Дулкын-Волна” бассейнын, заманча автовокзалны, “Без – бергә!” педагогик-психологик ярдәм үзәген, Фәрдиев ял паркын карадылар. Парктагы Ринат Фәрдиев истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. 

Көрәш бәйгесе “Давыдов-Арена” боз сараенда үткәрелә, аны тантаналы ачуда барлык мәртәбәле кунаклар катнашты. 
“Безнең өчен зур горурлык, билгеле шәхесебезгә багышланган турнир елдан-ел югарырак дәрәҗәдә уза, катнашучы командаларның географик киңлеге зурая бара.  Быел турнир Самара, Оренбург өлкәләреннән, Марий Эл, Башкортостан республикаларыннан һәм Татарстанның 25 шәһәр һәм районнарыннан көчле көрәшчеләрне берләштерә. Зәйлеләр Ринат Фәрдиев истәлеген искә алалар һәм хөрмәт итәләр. Аны игелекле, ачык, хезмәт сөючән кеше буларак хәтерлиләр, аның игелекле эшләре, район үсешенә керткән өлеше турында хәтерлиләр. Ринат Шәех улы яшь буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирде, Зәй районы башлыгы призына көрәш буенча ярышлар уздыру традициясенә нигез салды. Турнир район күләменнән республиканыкына әйләнде һәм инде 7 ел рәттән федераль статуста уза. Шунысы мөһим, турнир гамәлдә булган елларда районда яшь көрәшчеләрнең берничә буыны үсеп чыкты, алар арасында Бөтенроссия ярышларында, Дөнья һәм Европа чемпионатларында күп тапкыр җиңүчеләр һәм призерлар бар. 7 егетебез Россия спорт остасы исемен яулады, аларның 3 се- Руслан Хәмидуллин, Булат Гадершин, Зөлфәт Хәмидуллин әлеге мактаулы исемгә шушы турнирда батыр калып ия булдылар. 2016 елда Динар Кәримов, узган ел Җәмил Ибраһимов, быел Булат Москов Россиянең спорт мастеры исеменә лаек булды. Якташыбыз, Россиянең атказанган спорт мастеры Радик Сәлаховның спорттагы уңышлары район халкында аеруча горурлык уята. 2025 елда Радик зур уңышлар күрсәтте, көрәш буенча Россия чемпионаты, «БДБ чемпионаты» халыкара ярышлары, милли көрәш буенча дөнья Кубогы җиңүчесе булды, аңа Россиянең халыкара класслы спорт мастеры исеме бирелде.

Бу егетләр – безнең районыбыз горурлыгы! Аларга лаеклы алмаш әзерләү эше дә яхшы куелган. Бүгенге көндә 150 гә якын яшүсмер көрәш секцияләрендә осталыгын чарлый, алар Аксар, Кадер, Бигеш, Сармашбаш авылларында һәм Зәйдә ышанычлы тренерлар кул астында шөгыльләнәләр. Барлык зәйлеләр һәм көрәш сөючеләр исеменнән турнирны оештыруда ярдәм күрсәтүләре өчен Ринат Шәеховичның туганнарына һәм дусларына, шәхсән Илшат Шәех улына зур рәхмәт белдерәм. Ә барлык көрәшчеләргә беләк һәм рух ныклыгы телим. Шул ук вакытта, һәркемнең үз фронты, дип әйтәсем килә. Йөзләгән батыр ир-атларыбыз бүген махсус хәрби операциядә катнашалар, үзләренең сәламәтлекләрен, ә кайчак гомерләрен куркыныч астына куеп, туган илебез чикләрен саклау эшенә бәяләп бетергесез өлеш кертәләр. Зәй келәмендә сезнең җиңүләрегез Ватанны саклаучыларны күптән көтелгән нацизмны Җиңүгә рухландырсын! Солдатлар туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар!”, - диде Разиф Галиевич, турнирны ачып җибәреп. 

Аның сүзләрен куәтләп көрәшчеләргә матур ярыш алымнары кулланып эшләүләрен Рөстәм Галиуллин да теләде. Һәм ул милли көрәшкә, яшь буынны физик әзерлекле итеп тәрбияләүгә өлеш кертүе өчен Разиф Кәримовка РФ Дәүләт Думасы Рәхмәт хатын тапшырды. 

Шулай ук физкультура һәм спортка халыкны җәлеп итүдәге хезмәтләре өчен район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин  һәм районның физик культура, спорт, туризм идарәсе башлыгы Илзирә Тимеркәева Россиянең көрәш федерациясе Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Россия көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты 60 яшьлек юбилее уңаеннан һәм озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен “Зәй” спорт мәктәбе тренеры Илсур Зыятдиновка тапшырылды. 

Намуслы хезмәте, көрәш үсешенә керткән өлеше өчен “Зәй” спорт тмәктәбе директоры Рамил Фаршатов ТР Спорт министры Рәхмәтенә лаек булды. Юбилейлары һәм нәтиҗәле хезмәтләрен күздә тотып ТР көрәш федерациясе Рәхмәт хатлары спорт ветераннары Петр Анисимовка һәм Мансур Минһаҗевка тапшырылды. 

Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш турнирын уздырудагы ярдәмнәре, хезмәтләре өчен Рөстәм Фәйзерахмановка, Ольга Дубровинага, Эльвира Кузнецовага, Анна Гулюшовага район башлыгы Рәхмәт хатлары бирелде. 

Ә “Давыдов-Арена” боз сараенда көрәш бәйгесе ике көн дәвам итә, анда төрле үлчәү авырлыкларында батырлар билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев