Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә — «Президент спорт уеннары»

Зәйнең “Энергия” стадионында бүген “Президент спорт уеннары” мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт уеннары төбәк этабы тантаналы төстә ачылды. Анда катнашу өчен республиканың төрле шәһәр, районнарыннан Зәйгә 12 команда килде.

“Президент спорт уеннары” төбәк этабы ярышлары районда 29-31 майда уздырыла. Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин сәламләде. 

“Ике Олимпия уеннары җиңүчесе биргән Зәй җирендә сезне каршылавыбызга бик шат. Һәр команда гадел рәвештә беренчелек өчен көрәшсен”, - дип ассызыклады ул. 

Шулай ук изге теләкләрен ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Рюхов та җиткерде. 

“Без Зәйнең, район яшьләренең спортта һәрчак алдынгы булуларын беләбез. Аларның бу дәрәҗәле ярышларны югары дәрәҗәдә оештыруга алынуларына рәхмәтлебез”, - диде.

Республика ярышларына исә, үз район җирлекләрендә җиңүләр яулаган командалар килде. Алар - Азнакай, Бөгелмә, Лениногорский, Нурлат, Теләче, Тукай, Ютазы районнары мәктәпләреннән һәм Чаллы, Түбән Кама, Казанның ике мәктәбеннән. Ә Зәй данын быел да шәһәрнең 4нче мәктәп командасы яклый. Әлеге мәктәп командасы моңа кадәр ике ел рәттән инде республика күләмендәге “Президент спорт уеннары” ярышларында җиңү яулап, республиканы Сочида федераль дәрәтәдә тәкъдим иттеләр. Шуңа да быелгы ярышларның Зәйдә уздырылуы очраклы түгел.   

“Әлбәттә, ел саен команда составы үзгәреп тора. Быел исә 12 кешедән торган команданың өчесе генә узган ел ярышларда катнашкан укучылар. Җитди әзерлек үттек, быел да сынатмаска исәп”, - ди 4нче мәктәпнең физкультура укытучысы Юрий Краснов.

Быелгы ярышлар Зәйнең “Энергия” стадионында һәм физкультура-сәламәтләндерү комплексында  өч көн дәвам итәчәк. 

- Бүген укучылар 60 метр, кызлар – 600, малайлар – 800 метр арага йөгерү, ераклыкка сикерү,  туп ату, стрит бол буенча ярыша. Ә иртәгә – җиңел атлетика эстафетасы, волейбол уеннары, шахматта көч сынашалар. Ярышларның соңгы көнендә мини-футбол, өстәл теннисы уеннары уздырыла, - дип аңлатты мәгариф идарәсе методисты Лилия Гатина. 

Төбәк ярышларында җиңү яулаган команда Татарстан данын Россия бәйгесендә яклаячак.\

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев