Зәйдә полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
10 ноябрьдә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан “Энергетик” Мәдәният сараенда тантаналы чара үтте.
Анда бүлекнең шәхси составы, төрле елларда бүлектә хезмәт куйган ветераннар катнашты. Тантанада катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Район башлыгы чыгышында район эчке эшләр бүлегенең зәйлеләр иминлеген саклауда зур тырышлыгын билгеләп үтте.

- Эчке эшләр органнары Россия Федерациясе хокук саклау органнары системасында үзәк урыннарның берсен били. Дәүләт хакимиятенең башкарма тармагының бер өлеше буларак, сез кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау, хокук тәртибен саклау, хокук бозуларны кисәтү, ачыклау һәм булдырмау белән бәйле иҗтимагый иминлекне тәэмин итү өлкәсендә күп эш башкарасыз. Без кадрлар җитмәвен беләбез, хезмәткәрләргә йөкләнеш зур, шуңа да карамастан сез үзегезгә йөкләнгән җаваплылыкны намус белән үтисез. Хәзер махсус хәрби операция үткәрү шартларында хокук тәртибе органнарына аерым җаваплылык йөкләнде, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә югары таләпләр куела, сезнең алда катлаулы бурычлар тора. Район территориясендә законлылык һәм тәртипне тәэмин итү хакына хезмәт вазифаларын җаваплы башкарганыгыз өчен рәхмәт сезгә, – диде Разиф Галиевич.
Чарада 8 ноябрь – Бөтенроссия хәрби постта һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен дә искә алдылар.
- Шәхси составка фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең тормыш - Ватанга һәм халыкка хезмәт итү үрнәге. Барыгызга да иминлек, нык сәламәтлек, яңа уңышлар һәм ышанычлы хезмәттәшләр телим, - дип мөрәҗәгать итте хезмәттәшләренә, ветераннарга район эчке эшләр бүлеге башлыгы Олег Камалюков.
Бүләкләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына бу көнне күпләр лаек булды.

Штаб башлыгы Регина Шакировага майор званиесе бирелде. Отставкадагы полиция прапорщигы Сергей Кузин “Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы” күкрәк билгесенә лаек булды.
Эчке эшләр министрлыгы системасында намуслы хезмәте өчен эксперт-криминалистик төркем бүлеге башлыгы, полиция майоры Николай Петров, полициянең участок вәкаләтлеләре бүлегенең һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән участок уполномоченные, полиция майоры Николай Комаров Россия Эчке эшләр министрлыгының I дәрәҗә «Хезмәттәге аерымлыклары өчен» медале белән бүләкләнделәр.

Полиция лейтенантлары, дәүләт автоинспекциясе инспекторлары Михаил Кузьмин һәм Вадим Белышев, полиция өлкән сержанты Евгений Журавлев - Россия Эчке эшләр министрлыгының II дәрәҗә «Хезмәттәге аерымлыклары өчен», эчке хезмәт өлкән лейтанты Айнур Кәлимуллин Россия Эчке эшләр министрлыгының III дәрәҗә «Хезмәттәге аерымлыклары өчен» медален алды.
Шулай ук Николай Комаров – “Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен” күкрәк билгесенә лаек булды. Ә полиция капитаны, җәмәгать тәртибен саклау бүлекчәсе өлкән инспекторы Илья Карабашевка II дәрәҗә “Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәт өчен” күкрәк билгесе бирелде.

Эчке эшләр бүлегендә озак еллар намуслы фидакарь хезмәте өчен отставкадагы полиция майорлары Илнур Шакиров, Фәнис Нәфыйков, Рәзинә Искәндәрова, Василий Агапов, отставкадагы эчке хезмәт капитаны Илнур Мозаффаров, отставкадагы полиция өлкән лейтенанты Илфат Рәхмәтуллин, отставкадагы полиция прапорщигы Сергей Кузинга район башлыгы Мактау грамотасы тапшырылды.
Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы Эдуард Ефимов, тыл башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Рушат Шәйхиев, отставкадагы милиция подполковнигы Людмила Тибилова район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Хезмәт бурычларын үрнәк итеп үтәгәне, шул ук вакытта инициатива һәм профессионализм күрсәткәне, шулай ук оператив-хезмәт эшчәнлегендә ирешкән югары нәтиҗәләре өчен бер төркем хезмәткәрләр эчке эшләр бүлеге Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Тантаналы чара матур концерт номерлары белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев