Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә “Нечкәбил – 2025” республика бәйгесенең төбәк туры үтә

Анда Татарстанның Әгерҗе, Мөслим, Менделеевск, Түбән Кама, Чаллы, Зәй районнарыннан килгән катнашучылар финалга үтү өчен көч сынаша. Анда 8 гаилә катнаша.

Зәй данын фестивальдә Светлана Столярова ("Кыңгырау  чәчәк" балалар  бакчасы өлкән тәрбиячесе) һәм Наталья Федина ("Аккурайд уилз Руссия " Зәй заводы әйдәп баручы белгече) гаиләләре яклый.   

Фестивальдә катнашучыларны, район кунакларын, мәртәбәле жюрины район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин тәбрикләде.

- Зәебез күпмилләтле гаиләләрнең бердәм, тату яшәү учагы булып тора. Бездә җитештерү предприятиеләрендә дә гаилә династияләре белән эшләүчеләр күп. Ә буыннар бәйләнешен дәвам итүче балаларны, үз гаиләләре традицияләрен дәвам итүчеләр, саклаучылар итеп тәрбияләү һәрчак игътибар үзәгендә. Гаиләләр ныклы булсын, - диде Петр Сергеевич, район башлыгы исеменнән сәламләү сүзләрен җиткереп. 

Төбәк бәйгесе иң башта гаилә ныклыгы темасына сөйләшүләргә багышланган түгәрәк өстәл белән башланып китте. Аны бәйгене төп оештыручыларның берсе, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга җитди игътибар бирүче, республикабызда бу күркәм эшнең башында торучы ТР “Ныклы гаилә” федераль партия проектының иҗтимагый совет рәисе Изольда Жуйкова алып барды. 

- Без быел “Нечкәбил” бәйгесен инде республикабызда егерменче тапкыр оештырабыз. Шушы дәвер эчендә күпме үрнәк гаилә, шул матур гаиләләрнең учагын дөрләтеп торучы гүзәл ханымнар барланды. Алар әлеге бәйгедә төрле башлангычларга этәргеч алып, бүген матур эшләре белән сөендерәләр. Без Зәйдә юбилей бәйгесен үткәрүгә зур оешканлык белән килүләренә бик шат, рәхмәтләбез, - дип үз фикерләрен белдерде ул.

Ә фестивальнең төбәк турында а 8 гаилә катнаша. Зәй данын фестивальдә Светлана Столярова һәм Наталья Федина гаиләләре яклый.   

Светлана Сергеевна Зәйнең мәгариф өлкәсе системасында ун ел хезмәт куя. Хәзерге вакытта ул “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшли. Тормыш иптәше Геннадий Николаевич белән алар 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Иң олысы Богданга инде 21 яшь, ул үзе гаилә корырга өлгергән. Ә Мария, Арина, Василиса мәктәп укучылары. 

“Минем өчен гаиләдә иң мөһиме – татулык. Без һәр эшне күмәк башкарырга, һәр бәйрәмне бергәләп  билгеләп үтәргә яратабыз. Иң яраткан бәйрәмебез – Яңа елны каршы алу.  Без аны балалар, өлкәннәр – барлык гаилә әгъзалары бергәләп урманга чыгып, табигать кочагында каршылау традициясен саклыйбыз”, - дип уртаклашты Светлана Сергеевна. 

Ә Наталья Федина “Аккурайд уилз Руссиа” Зәй заводында әйдәп баручы белгеч. Ул әле Зәй шәһәр Советы депутаты да. Тормыш иптәше Вдадимир Александрович белән алар бер кыз, бер ул тәрбиялиләр. Быел аларның “чәчләрен-чәчкә” бәйләүләренә 20 ел тулган. 

“Без үзебезнең әти-әниләр, әби-бабайлардан килгән гаилә кыйммәтләрен балаларыбызга тапшырырга тырышып, актив яшәү рәвеше алып барабыз. Гаиләдә Пасха бәйрәме аеруча көтеп алынган, матур бәйрәм булып тора. Без аңа өлкәннәр, балалар белән бергәләп алдан ук әзерләнәбез. Йомырка буейбыз, куличлар пешерәбез, ә инде бәйрәм көнендә өлкән буын әби-бабайларыбыз белән бер өстәл артына утырып билгелибез”, - дип сөйли Наталья Ивановна.   

“Нечкәбил” – ул Татарстанның тату гаиләләре республика бәйгесе, республика горурлыгы һәм байлыгы. Ул гаилә җылысын да, милли үзенчәлекләрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны да берләштерүче бәйрәм. Бәхетле, нык гаиләләр,  тынгысыз ханымнар һәрвакыт үрнәк булып тора.

Фестиваль шартлары буенча һәр гаилә нинди дә булса гаилә бәйрәмен, йоласын күрсәтергә, якыннары белән таныштырырга, хатын-кызларыбыз үзләре генә тойган, үзләренчә генә үреп барган гаилә матурлыгын күрсәтә белергә тиеш. Шулай ук җыр, бию, нәфис сүз кулланып сайлап алган тема буенча үзеңнең зур булмаган бәйрәм чыгышыңны, үз гаиләң, үзең, тормыш иптәшең һәм балаларың турында сөйләгән видеосюжет тәкъдим итәргә кирәк.

Чараның тантаналы өлешендә Зәебезнең быелгы елда гаилә коруларының түгәрәк даталарын билгеләп үтүче үрнәк 5 пар да тәбрикләнде. Аларны  район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм Изольда Жуйкова бергәләп тәбикләделәр, уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев