Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән 44нче очрашу узды

Кичә Зәйнең “Без бергә – Мы вместе” психологик – педагогик ярдәм үзәгендә махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Ватанны саклаучылар белән чираттагы җылы очрашу үтте.

Күрешү, хәл-әһвәл белешү чарасына ялдагы хәрбиләр, аларның туганнарын, хакимият һәм җәмәгатьчелек вәкилләре килгән иде. Очрашу башында хәрбиләр өчен үзәк буенча экскурсия уздырдылар, аның эше турында сөйләделәр. Аннары бергәләшеп  чәй өстәле артында фикерләштеләр, ә яшь зәйлеләр аларга  иҗади чыгышларын бүләк итте. Шәһәр музыка мәктәбе укучысы  Маргарита Гурованың флейтада уйнавы, ә “Вдохновение” вокаль ансамбле нең “Рус солдаты” җыры һәркемнең күңеленә хуш килде. 

Чара барышында ил иминлеге өчен башларын салганнар  бер минут тынлык белән искә алынды.

Район башлыгы Разиф Кәримов хәрбиләргә социаль-икътисади хәлне бәян итте, фронттагыларга  һәм аларның гаиләләренә  ярдәм итүче волонтерларга рәхмәт белдерде.

- Өченче ел илебез үзгә шартларда яши, шуңа да карамастан,  район икътисади тотрыклылыгын саклый, агымдагы  елның беренче яртысында без икътисадта, авыл хуҗалыгында һәм социаль өлкәдә уңай динамика күрәбез. Быел хәрби хезмәткә чакыру планы вакытыннан алда үтәлде, күп кенә яшь зәйлеләр сезнең үрнәктә, патриотик рухта, үзләре хәрби комиссариатка килеп Россия Кораллы көчләре сафына басты”, - дип ассызыклады ул.

Махсус хәрби операциядә катнашу өчен 157 кеше контракт төзегән, шуларның  80 е “Африка корпусы”на алынган. Хәзер Зәй хәрби комиссариаты Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрне дә контракт хезмәтенә кабул итә.

Разиф Кәримов күптән түгел үзе махсус хәрби операция  зонасыннан гуманитар йөк озату  сәфәреннән кайтты. Ул билгеләп үткәнчә, сугышчыларның туклану белән проблемалары юк, алга таба да бу мәсьәлә районнан китә торган йөк туплаганда көн үзәгендә булачак. 

Шулай ук, район башлыгы очрашу барышында,  Җиңү хөрмәтенә төзелүче Изге Макарий чиркәве  төзелеше һәм шәһәрнең Җиңү Проспектында мемориаль комплекс төзү планнары турында сөйләде.

Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов сугышчыларга хезмәтләре һәм аларның гаиләләренә ныклыклары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

- Зәй егетләре алгы сызыкта - иң яхшылардан, - дип ассызыклады ул.

«Zаинск с vами» хәрәкәтен оештыручы Елена Хисаметдинова волонтерларның 7000нән артык маскировка челтәре үрүен, ә хәзер шәһәр шартларына туры китереп камуфляжның яңа төрләрен үзләштерүләрен хәбәр итте.

Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Регина Камалова хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм чаралары турында сөйләде. Бүгенге көндә районда 86 бала бакчаларга бушлай йөри, 209 укучы һәм 14 студент кайнар ризык белән бушлай тәэмин ителә, быел җәй көне лагерьларда 60 бала ял итә, хәрбиләрнең гаиләләре мәсьәләләрен хәл итү өчен «Кайнар линия» эшли  (8-85558 9-90-90).

Хәрбиләр үзләре дә рәхмәтләрен белдерделәр.

— Маскировка челтәрләре, балаларны эшкә урнаштыру, безне онытмавыгыз өчен рәхмәт. Сезнең ярдәмегез безгә көч өсти! - диде «Зәй» позывноен йөртүче  хәрби.

Айгөл Яруллина фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев