Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Бүген «Энергетик» Мәдәният сараенда узган чарада хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган 11 якташыбызның орден-медальләре якыннарына тапшырылды.
Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Зәй егетләре Александр Батьков, Олег Вырыпаев, Евгений Демьянов, Александр Сафронов, Вячеслав Серебряков, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Ватаныбыз иминлеген саклап батырларча һәлак булган Марат Гомәров – Изге Георгий орденының IV дәрәҗә «Георгий тәресе» билгесе, II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен” медале, Айдар Юнысов – “Батырлык өчен” медале, Ильмир Әхмәдиев II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен” медале, Рөстәм Закиров - II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен”, Жуков медальләре, Денис Чурбанов Жуков медале, Мадис Насыйров Россия Оборона министрлыгының “Махсус хәрби операциядә катнашучыга” медальләренә лаек булды.
Аларның әти-әниләре, тормыш иптәшләренә, балаларына орден-медальләрне район башлыгы Разиф Кәримов белән хәрби комиссариаттан өлкән эксперт-белгеч Георгий Борисов тапшырдылар.
- Зәйлеләр махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән Ватаныбыз сагына басты. Ир-егетләребез илебез мәнфәгатьләре хакына батырларча көрәшә, кызганыч, кайчакта үз гомерләре хакына. Аларның батырлыгы алдында баш иябез. Шундый уллар үстергән әти-әниләренә бик зур рәхмәт. Сез аларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләгәнсез. Дөньяда сезнең кебек әниләр юк. Шулай ук батыр ир-егетләрнең тормыш иптәшләре, балаларына рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә сабырлык телибез, - диде дәүләт бүләкләрен тапшырыр алдыннан чыгышында район башлыгы.
Батыр егетләрне зал бер минут тынлык белән искә алды. Бүләкләр тәкъдим ителгән мизгелдә бөтен зал аягүрә басты, шуның белән Ватан өчен гомерләрен биргән хәрби егетләргә үз рәхмәтләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев