Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Бүген «Энергетик» Мәдәният сараенда узган чарада хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган 5 якташыбызның орден-медальләре якыннарына тапшырылды.

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Зәй егетләре Владимир Столбов, Ринат Фәхриев, Наил Шәяхмәтов, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде. 

Ватаныбыз иминлеген саклап батырларча һәлак булган Руслан Әюпов - “Батырлык өчен”, Айнур Шәйдуллин  I дәрәҗә “Кыюлык өчен” медальләренә лаек булды. 

 Аларның әти-әниләре, тормыш иптәшләренә, якыннарына орден-медальләрне район башлыгы Разиф Кәримов белән хәрби комиссариаттан өлкән эксперт-белгеч Георгий Борисов тапшырдылар. 

Разиф Галиевич һәлак булган егетләрнең гаиләләре, якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. 

- Зәйлеләр махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән Ватаныбыз сагына басты. Ир-егетләребез илебез мәнфәгатьләре хакына  батырларча көрәшә, кызганыч, кайчакта үз гомерләре хакына. Аларның батырлыгы алдында баш иябез. Шундый уллар үстергән әти-әниләренә бик зур рәхмәт. Сез аларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләгәнсез. Дөньяда сезнең кебек әниләр юк. Шулай ук батыр ир-егетләрнең тормыш иптәшләре, балаларына рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә сабырлык телибез, - диде чыгышында район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев