Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә маскировка челтәрләре үрә башлауга өч ел тулды

“Zaинск с Vами” волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова маскировка челтәрләре үрү процессына бик күп авыллар һәм шәһәр халкын тартты.

Ә алгы сызыктагы хәрбиләр өчен маскировка челтәре –  бронежилет һәм каска кебек үк мөһим әйберләрнең берсе.

Өч ел эчендә аларның үз рекордлары һәм казанышлары барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә игелекле кешеләр ярдәме белән 240 мең квадрат метрда 16 мең маскировка челтәре, бик күп химера костюмнары, тепловизорга каршы одеаллар, эчке кием, окоп шәмнәре, үлән чәйләре, тиз әзерләнә торган ашлар һәм тагын бик күп кирәкләр әйберләр фронтка озатылды. Район-шәһәрдә 33 ноктада маскировка үрү цехлары эшли.  

Ә  маскировка челәтәрләре үрү эшен Елена Хисаметдинова фатирында берүзе башлап җибәргән иде.  Халыктан тукымалар җыеп, аны кирәкле төсләргә манып башланган эш бүген профессиональ тукымалар ярдәмендә башкарыла. Безнең зәйлеләр үргән маскировка челтәрләре сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Шуңа күрә аларга заказлар да бик күп.

Волонтерлар бу көннәрдә хәрби егетләрдән дә бик күп рәхмәт сүзләре, котлаулар килә. 

“Инде өч ел сез безне саклыйсыз, яклыйсыз, киендерәсез. Беркайчан да баш тартмаганыгыз, һәрвакыт яклап торганыгыз һәм янәшәдә булганыгыз өчен рәхмәт сезгә”, - ди алар.
 

Фотолар волонтерлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев