Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Бүген Зәйнең балалар музыка мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара үтте. Анда иң-иңнәрне тәбрикләүләр балалар җырлары, район сәнгать әһелләре чыгышлары белән аралашып барды.

— Мәдәният — ул дөньяны матурлау, яхшыга үзгәртү, шатлык өләшү чыганагы булып тора. Бүген бөтен илебез белән бергәләп нацизмга каршы көрәшкәндә дә, мәдәният хезмәткәрләре үзләренең җырлары, чыгышлары белән ир-егетләребезне җиңүгә өндиләр. Без гуманитар ярдәм белән бергә хәрбиләргә җырлар яздырылган, үзебезнең район кешеләре ясаган чыгышлардан әзерләнгән музыкаль дисклар, флэшкаларны күпләп җибәрдек, алар егетләргә рухи көч өсти. Ә район буенча мәдәният учакларында маскировка челтәрләре үрү пунктлары оештырылды. Нинди генә шартларда да үз һөнәрегезгә тугры калып, бер максатка хезмәт итүегез өчен рәхмәт сезгә. Алга таба да тырыш хезмәтегез белән зәйлеләргә шатлык өләшүегезне дәвам итегез! Халыкны мәдәни агарту, кешеләрнең күңеленә үтеп кереп, аларны зәвыклырак, рухи яктан баерак итү омтылышы сүнмәсен, — диде район башлыгы Разиф Кәримов үз чыгышында, мәдәният хезмәткәрләре, тармак ветераннарына рәхмәт белдереп.

Тәбрикләүләр барышында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Рәхмәте «Энергетик» Мәдәният сараеннан Лидия Нестягинага, Дүртмунча авылы мәдәният йортыннан Гөлнара Салиховага, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәреннән Сәрия Батршина, Светлана Пескова, Галина Лаврентьева, Чулпан Шәйхиеваларга белдерелде.

55 яшьлек юбилее уңаеннан Мирный мәдәният йорты директоры Фәннур Миннекәевка һәм юбилеен билгеләп үтүче Яңа Спасс авыл җирлеге башлыгы булып озак еллар хезмәт куйган Анна Быляга район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Район башлыгының Мактау грамоталары белән шулай ук район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина, балалар музыка мәктәбе педагогы Нина Гудошникова, киноучреждение хезмәткәре Роза Чуркина тәбрикләнделәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәт хаты мәдәният идарәсеннән Аделя Корнилова, Светлана Шпагина, киноучреждениедән Татьяна Абдулова, Ольга Парёнкина, Рафис Гыйләҗев, Югары Баграж китапханәчесе Людмила Емельянова, Дүртмунча мәдәният йортыннан Люзирә Гайфуллина, Сармашбаш мәдәният йортыннан Алсу Гыйниятуллина, Иске Маврин мәдәният йортыннан Надежда Некрасоваларга бирелде.

Соңыннан үзенең җырларын «Алтын Барс» лауреаты Ринас Әхмәтов бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев