Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә Изге Макарий чиркәвенең стеналарын күтәрә башладылар

Бүген Зәйдә 35нче бистәдә төзелүче Изге Макарий храмының стеналарын күтәрү эшенә керештеләр.

Литургиядән соң Александр атакай Расторгуев эш башлауга төзүчеләргә фатиха бирде, барлык гыйбадәт кылучыларга һәм төзелә торган храмга изгеләндерелгән су сипте.

Храмның фундаменты бар инде. Узган елның 7 октябрендә храм нигезенә Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий катнашында архиерей грамотасы белән капсула салынды.

Изге Макарий храмы төзелешенә үз өлешен кертергә теләүчеләр, теләгән һәр кеше үз исемен Изге Макарий храмын төзүчеләр исемлегендә мәңгеләштерә ала. Моның өчен «исемле кирпеч» сатып алырга кирәк.

Кирпеч сатып алучыларның исемнәре храм стеналарында мәңгеләштереләчәк. Исемле кирпечне Изге Макарий храмының лавкасында сатып алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев