Зәйдә “Йолдызлык» балалар ял лагерында куркынычсызлык дәресе узды
«Йолдызлык» балаларны савыктыру лагеренда икенче смена тәмамланды.
Беренче сменадагы кебек үк, ял итүчеләр өчен күңел ачу чаралары гына түгел, танып белү чаралары да оештырылды. «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында бер көнне лагерьга Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәрләре килде. Балалар өчен куркынычсызлык нигезләре буенча файдалы дәрес үткәрелде. Анда коткаручылар төрле ашыгыч хәлләрдә балаларга үз-үзләрен ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләделәр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлаттылар һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын истә калдыру мөһимлеген ассызыкладылар.
Әңгәмә барышында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре балаларга урман янгыннарының 90% ы кешенең саксызлыгы аркасында килеп чыгуын искәрттеләр.
“Урман - ут белән экспериментлар үткәрү урыны түгел: зурлар күзәтүеннән башка учак ягу, яки үзеңнән соң янгын чыгарырга мөмкин булган чүп-чар калдыру катгый тыела”, - диделәр балаларга.
Иң мавыктыргыч момент — янгын сүндерү машинасын демонстрацияләү булды. Ведомство хезмәткәрләре кешеләрне коткарганда кулланыла торган җиһазларны күрсәттеләр һәм техниканың реаль шартларда ничек эшләвен аңлаттылар. Балалар махсус автомобильне зур кызыксыну белән карадылар һәм коткаручыларга бик күп сораулар бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев