Зәйдә иминлекне кайгырту мәсьәләләре турында сөйләштеләр
Бүген Зәйдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмауга юнәлтелгән район комиссияләренең берләштерелгән утырышы узды.
Анда агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре каралды һәм Яңа ел бәйрәмнәре чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Утырышны комиссияләр рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев алып барды.
Комиссия барышында юл куркынычсызлыгы, кышкы каникуллар чорында балалар иминлеге, янгын чыгуны булдырмау, район дәваханәсенең озын ялларда эш режимы, юлларны чистартып тору, авыл җирлекләрендә уяулык мәсьәләләре буенча чыгышлар тыңланды.
Шулай ук пиротехник эшләнмәләр белән шаярмауның мөһимлеге, аларны куллану кагыйдәләре искәртелде. Озын ялларда хокук саклау органнары һәм барлык иминлек өчен җаваплы тармакларның кизү торып эшләячәкләре белдерелде.
Юл иминлегенә килгәндә, агымдагы елның 11 аенда 452 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 25ендә кешеләр имгәнгән, һәлак булган.
Барлыгы 32 яраланган, 8е үлгән. Бу саннар узган елның шушы чорына карый күбрәк.
- Безнең төп максат гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, һәр кешенең иминлеге өчен һәрберебездән саклык чаралары сорала. Бу балаларны машиналарда кагыйдәләрне үтәп утыртып йөрүгә дә, юлга шуып төшә торган таучыкларны булдырмауны да, салкыннар башлану белән җылыткычлар, мичләр куллану кагыйдәләренә игътибарлы булуны да, шикле кешеләргә битараф булмауны да, гомумән иминлеккә комачаулардай һәр гамәлгә кагыла. Бәйрәм чорларында пилотсыз очкычларны күргән очракта да тиз арада тиешле органнарга хәбәр итү сорала, - диде Эмиль Эдуардович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев