Зәйдә имин җәй турында сөйләштеләр
Бүген Зәйдә җәйге чорның имин үтүен тәэмин итүгә багышланган район башкарма комитеты каршында эшләүче гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды.
Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев сулыкларда иминлек, янгын куркынычсызлыгы иң беренче кешеләргә бәйле булуын ассызыклады, һәр җаваплы субъектка профилактик, аңлату эшләрен актив алып барырга кушты.
- Безнең район территориясендә коену урыны булган сулыкларда узган ел җәйге чорда батып үлү очраклары булмады, быел да мондый хәлләргә юл куймау бик мөһим. Суга бату очрагы 90 процент күләмендә кешеләрнең спиртлы эчемлек кулланган хәлдә су коенулары белән бәйле, шуңа да су буйларында исерек килеш булучыларны аерым контрольгә алу, гомумән, халыкны кисәтү кирәк. Шулай ук балаларга өлкәннәрнең игътибарлы булуы да мөһим. Безнең район территориясендә өч шәһәр яны лагере эшли. Балалар ялының имин булуы да һәрдаим контрольдә булсын. Бәйге чорда балаларны су коендыру өчен шәһәрдәге махсус бассейннарга йөртүгә исемлек төзү яхшы булачак. Ә янгын куркынычсызлыгы даими күзәтүне, кисәтүне таләп итә, - диде ул.
Сулыкларда су коену өчен урыннарның әзерлеге, аларда коткаручыларның эшләве турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Павлова хисап тотты.
“Су коену сезоны дәвамында пляжда даими төстә су анализы алынып торачак, ә инде тискәре нәтиҗә булганда без тиз арада “Коену тыела” дигән аншлаглар куячакбыз”, - диде ул.
Ә балаларның җәен имин булуын кисәтү өчен шәһәр мәгариф учреждениеләрендә уку елы азагында җыелышлар үткәрелеп, ата-аналарга аңлату эшләре алып барылган, хәзер бу эш ял лагерьларенда, мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерьларендә алып барыла. Әлеге мәгълүмат белән мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәпгалиев чыгыш ясады.
Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шәрәфиева шәһәр яны балалар ял лагерьларенда эш оештырылышы турында сөйләде.
- Безнең өч лагерьда да балалар куркынычсызлыгы игътибар үзәгендә. “Йолдызлык” муниципаль лагерында быел 475 бала ял итәчәк, шуларның 30ының әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучылар. Тагын ике сменада лагерь территориясендә палаткалы лагерьлар эшләячәк. “Йолдызлык” лагере барлык куркынычсызлык кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән. “Факел” лагеренда быел 920 яшүсмер ял итүе планлаштырыла, шуларның 120се махсус хәрби операциядә катнашучылар балалары. Әлеге лагерьда автоном янгын куркынычсызлыгы сигнализациясе куелган, барлык куркынычсызлык чаралары да каралган. “Ялта- Зәй” лагеренда 1120 бала ял итә. Биредә дә барлык таләпләр үтәлгән, - диде ул.
Янгын куркынычсызлыгы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан Алмаз Гафуров доклад ясады.
Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе буенча махсус карар чыгарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев