Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә ил иминлеген саклап һәлак булганнарга дәүләт бүләкләре тапшырылды

Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда махсус хәрби операция зонасында, Ватан иминлеген саклап һәлак булган батыр якташларыбызга, үлгәннән соң бирелгән дәүләт бүләкләре тапшыру булды.

Аны район башлыгы Разиф Кәримов белән хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов курку белмәс ир-егетләребезнең әти-әниләренә, тормыш иптәшләренә, туганнарына тапшырдылар. 

Дәүләт бүләкләре Рөстәм Илдар улы Алтынбаев, Виталий Николаевич Дмитриев, Мадис Мәүлетҗан улы Насыйров, Максим Сергеевич Хрипунов, Айдар Нияз улы Хәлиуллин, Хошим Кодирович Халиковның якыннарына бирелде. 

Район башлыгы Разиф Кәримов, үз чыгышында ил иминлеге өчен башларын салганнарның туганнарына түземлек теләде, батыр уллар, әтиләр, тормыш иптәшләре өчен тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

- Бүгенге көндә ил иминлеген саклауда районыбыздан 600дән артык ир-егет катнаша, алар барысы да иң җаваплы участокларда хезмәт итә. Берничә көн элек кенә хәрби зонага гуманитар йөк озатып кайттык, фронт сызыгы буйлап мең ярым километр ара үтеп, 12 ноктада үзебезнең егетләр белән күрешеп, хәл-әһвәлләрен белештек. Аларның күзләреннән ил өчен нык торуларын, алар артында Россия, туган йортлары торуларын аңлауларына тагын бер кат төшендек. Кызганыч, сугыш югалтуларсыз булмый, бик күп егетләребез яу кырында башларын салды. Ә алар безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, - диде Разиф Галиевич.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев