Зәйдә ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы очрашу узды
Ихлас, ачыктан-ачык сөйләшү «Без бергә» педагогик-психологик үзәгендә оештырылды.
Чара патриотик иҗади чыгышлардан башланды. Сөйләшү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләре бер минут тынлык белән искә алынды. Разиф Кәримов катнашучыларны районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде, барлык зәйлеләр исеменнән солдатларга Ватан мәнфәгатьләрен яклаулары өчен рәхмәт белдерде, аларның батырлыгын һәм антларына тугрылыгын билгеләп үтте. Шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек чараларын атап узды чыгышында район башлыгы.
Очрашуда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, хәрби комиссариаттан эксперт-белгеч Георгий Борисов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче волонтерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Хәрбиләр үзләренә һәм аларның гаиләләренә күрсәткән ярдәм өчен район җитәкчелегенә һәм райондашларына рәхмәт белдерде, туган яктан озатылган гуманитар ярдәмнең мөһимлеген ассызыкладылар. Һәм туган якта рәхәт булса да, без хәрби операция зонасында кирәк, без анда сезнең иминлекне саклыйбыз, ди алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев