Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә «Ялчыгол укулары» уза

Бүген Зәйдә олуг мәгърифәтче, киң кырлы остаз Таҗетдин Ялчыгол иҗатына багышланган республикакүләмендә уникенче укулар үтә. Анда катнашу өчен районыбызга күренекле якташларыбыз, дин әһелләре, республиканың җитәкче вәкилләре килде.

“Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте” исеме астында узучы фәнни-гамәли конференциягә кадәр Имәнлебаш авылында  Таҗетдин Ялчыголның каберенә зиарат кылу, Зәй сусаклагычы яр буена экскурсия, күзәтү мәйданчыгын карау, Иске Зәйдәге  мәчеттә урнашкан  Ялчыгол музее белән танышу, Куш-Елга авылына бару, нәсел дәвамчылары каберенә зыярәт кылу, биредәге  “Хәзрәт чишмәсе”н карау, авыл  мәдәният йорты каршында күргәзмәләр белән танышу каралган. 


Чараны Зәй муниципаль районы Бөтендөнья татар конгрессының Зәй җирле бүлеге  һәм үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Зәй районы мөхтәсибәте белән берлектә оештыра.
Дистәдән артык гыйльми хезмәт авторы Таҗетдин хәзрәтнең иҗатын, бигрәк тә аның безнең төбәктәге яшәешен өйрәнүгә багышланган  Ялчыгол укулары инде Зәйдә традицион төс алды.
“Конференциянең быелгысы безнең өчен аеруча әһәмиятле. Ул Россия Президенты, Татарстан Республикасы Рәисе игълан иткән “Ватанны яклаучы елы” һәм районыбызда игълан ителгән “Хәтер һәм дан” елы кысаларында уза. Шулай ук бу чарабызны без бөтен дөнья мөселманнары өчен шатлыклы вакыйга - Аллаһ илчесе - Мөхәммәт Пәйгамбәрнең тууына 1500 ел тулуга  багышлап үткәрәбез.  Әле менә яңа гына шәүвәл ае узып китте, Мәүлид бәйрәмнәре үткәрелде. Ялчыгол конференциясе ул дини һәм дөньяви белемнәрне берләштерүче чара, аны үткәрү бүгенге вәзгыятебез өчен дә табигый дип әйтәсем килә, чөнки гаилә кыйммәтләре беркайчан да әһәмиятен югалтмый һәм алар әлеге чарада да үзенең чагылышын таба”, - диде Фатыйх хәзрәт.       
Ялчыгол укуларының тәрбияви яктан һәм шәхесләребезне барлау, аларны өйрәнү ягыннан да әһәмияте зур. Беренчедән,  Таҗетдин хәзрәтнең яшәеше һәм иҗатына карата кызыксыну уятабыз, аның турында белемнәребезне киңәйтәбез, икенчедән, районыбыз халкына зур галимнәребез, язучыларыбыз белән очрашу, алар белән якыннан аралашу мөмкинлеге барлыкка килә.  
Шушындый олуг шәхеснең моннан 3 гасырга якын элек Зәй җирендә яшәве, аның халкына хезмәт итүе нәсел дәвамчылары өчен генә түгел, барлык зәйлеләр өчен зур горурлык. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев