Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә якташ язучы Гурий Тавлинны искә алдылар

Бүген Зәйдә якташ язучыбыз Гурий Тавлинның тууына 100 ел тулуга багышланган «Таулар моңы» дип исемләнгән искә алу кичәсе узды.

Чараны Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге оештырды. Кичәнең сценарий авторы  - Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре,  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәмис Латыйпов. Ул Гурий Тавлинның тормыш юлын өйрәнү өчен язучының туган авылы Урта Баграж авылына килеп, авыл халкы белән аралашып, бик күп мәгълүмат туплаган.

Кичәгә Казаннан якташыбыз, күренекле татар язучысы Рабит Батулла, республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле,  Татарстанның халык артисты Владимир Васильев, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушев һәм башка бик күп күренекле шәхесләр килде. 

Кичәдә катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән аның урынбасары Петр Уразайкин сәламләп, зәйлеләрнең якташ язучы белән горурлануларын белдерде. 

Людмила Белоусова чарага килүчеләргә, кичәне оештыруда ярдәм иткән район хакимиятенә рәхмәт сүзләрен белдерде.

-Без быел Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеен билгеләп үттек. Гурий Иванович Тавлин –  Бөек Ватан сугышы ветераны. Аның 100 яшьлек юбилее да шушы елга туры килде. Бу елны аның юбилее белән тәмамлау -  безнең өчен зур дәрәҗә, - диде ул чыгышында.

Кичәдә Гурий Тавлинның тормышның төбеннән күтәрелгән язучы булуы сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Аның балачагыннан алып  сәяси репрессия корбаны булу мизгелләре тамашачыларны язучының тормыш һәм иҗат юлына бөтереп алып кереп китте. 

Гурий Иванович Тавлин 1925 елның 25 декабрендә Урта Баграж авылында туган. Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын үтеп, ул — Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән. Сәяси репрессияләр чоры аңа да кагыла: ул нигезсез гаепләнә, ләкин соңыннан тулысынча реабилитацияләнә. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы була. Язучы Гурий Тавлин 1998 елның 17 февралендә вафат була. 

Гурий Тавлинның үзенчәлеге – ни сәбәп беләндер ул гаиләсен яшергән. Бәлки ул үзе дә нахакка кулга алынгач шул рәвешле якыннраын берәр куркыныч хәл була калса саклап калырга теләгәндер... Кызы бар икәнлеге билгеле, әмма кызганычка каршы, авылдашлары аның кайда, кем булуын белми. Республика керәшен үзәге туганнарын эзләү белән мәшгуль. Кичәгә әзерлек барышында Гурий Тавлинның абыйсының оныгы белән элемтәгә чыга алганнар һәм бу көне Пермь шәһәреннән Вячеслав бабасының Ватанына беренче тапкыр аяк басып, кичәнең кадерле кунагы булды. Ул шулай абыйсының якты хатирәләрен саклаган Зәй халкына, кичәне оештыручыларга рәхмәт белдерде. 

Әлеге чара  гомере Ватанга карата саф мәхәббәт һәм хезмәткә тугрылык үрнәге булган кешегә хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге иде. Кичә барышында Гурий Тавлинның әсәрләреннән өзекләр укылды,  театральләштерелгән чыгышлар күрсәтелде. 

Кичәне Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары Юрий Павлов һәм Гүзәл Шамарданова алып бардылар.
“Таулар моңы” дип исемләнгән кичәдән тулы язма алдагы көннәнрдә булачак. Ә хәзергә кичәдән фотографияләр карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев